Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
30 гыйнвар , 16:21

Борай районында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе эшли башлады

Үткән елда Русия Президенты Владимир Путин ел әйләнәсе хәрби хезмәткә чакыру турындагы законны имзалады.

Тиешле документ норматив-хокукый актларның рәсми порталында басылып чыкты.

Шулай итеп, 2026 елдан башлап хәрби комиссариатларга чакыру чаралары ел дәвамында барачак. Шул ук вакытта солдатларны чакыру пунктларыннан озату, элеккечә үк, ике этапта башкарылачак: 1 апрельдән 15 июльгә кадәр (язгы чор) һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр (көзге чор).

Бүген, 30 гыйнварда, Борай районында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе эшли башлады. 132 егет комиссия узачак, шуларның 35 Хәрби көчләргә озату планлаштырыла.

Хәрби хезмәткә чакырылыш кампаниясе чорында “кайнар линия” телефоннары эшли. Борай һәм Мишкә районнары хәрби комиссариатына 8(34749)2-40-46, Борай авылы хәрби-исәп өстәленә 8(34756)2-15-01 номерларына шалтыратырга була.

Автор: Чулпан Губаева
Читайте нас