Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
29 декабрь 2025, 16:24

Бергәләп яугирләргә ярдәм итәләр

Бүгенге көндә, һәркем ничек тә булса, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә тырыша. Кемнең кулыннан ни килә, кем солдатларга ни җибәрә ала – барысын да тырыштыралар. Алар булышуның төрле юлларын эзли. Маскировкалау челтәрләрнең СВО зонасындагы иң мөһим әйберләрнең берсе булуын аңлап, борайлылар үз көчләре белән бу эшкә тотындылар. Бу изге эштән Мулла авылы халкы да читтә калмады.

Бергәләп яугирләргә ярдәм итәләр
Бергәләп яугирләргә ярдәм итәләр


“Маскировкалау челтәрләре яугирләребез өчен бик мөһим. Шул сәбәпле, бу эштән читтә калып булмый. Иң мөһиме – яугир якташларыбыз исән-сау туган якларына тизрәк әйләнеп кайтсын”, – ди изге күңелле муллалылар.
Авыл халкы әлеге мөһим эшкә бар күңел җылысын биреп кереште. Мулла авыл клубының мөдире Вәрис Гыйлемшин һәм китапханәче Зилия Гыйлемшина җитәкчелегендә авылның активистлары иртәннән кичкә кадәр җырлый-җырлый, изге теләкләр теләп, маскировка челтәрләре үрә. Бу бик зур ярдәм, чөнки дөрес ясалган маскировка пилотсыз камералардан һәм дошманның башка күзәтү һәм разведка системаларыннан яшереп, гомерләрен саклап кала.
– Безнең авылда бик бердәм халык яши. Бу игелекле эшкә кушылмаган кеше калмагандыр авылыбызда. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итәргә тырыша. Читтә битараф калучы юк, – ди Зилия Гыйлемшина. – Аерып әйткәндә, Илүсә Гыйлманшина, Фаилә Нариманова, Нурия Зиннурова, Ания Хәйдәршина, Зөһрә Логманова, Вәсимә Хөсәенова, Флидә Назирова, Рәмзия Даутова, Илгизә Шәехова, Вилеса Нариманова, Филүсә Гыйззәтуллина, Гүзәл Нариманова, Әлфинә Садриева, Илиза Әмирова, Миләүшә Мөгаллимова, Рәмзия Хаматханова маскировкалау челтәрләре үрүдә зур өлеш кертәләр. 2024 елның октябрендә Борай районы мәдәният йортында челтәр үрүче ханымнар кырына барып өйрәнеп кайттык. Аларның тәҗрибәсе нигезендә безгә эшкә тиз кереп китү мөмкин булды. Чынлыкта исә бернинди авырлыгы да юк, теләк булганда барысы да барып чыга. Үзебезнең клубыбызда да бу эшне оештырырга булдык. Авылыбызның аксакалы 82 яшьлек Фәнил Даутов, Камил Нариманов, Әнәс Әминев һәм Вәрис Гыйлемшин челтәр сузарга корылма эшләп куйдылар. Үзләре дә безнең белән беррәттән челтәр үрәләр. Камил Нариманов челтәрләрнең читләрен эшкәртә. Кешеләрнең ярдәм итәргә ашкынулары, битараф калмаулары шатландыра.
Мулла авылыннан өлешчә мобилизация белән дә, үзе теләп контракт төзеп тә киткән яугирләр бар. Аларның туганнарының да маскировкалау челтәрләре үрергә теләкләре бар.
– Без бирегә йөрәк чакыруы буенча килдек. Мондый вакытта читтә калып булмый, алгы сызыкта булган туганнарыбызга, ир-егетләребезгә ярдәм итү өчен кулыбыздан килгән барлык эшләрне дә эшлисе килә. Бик тиз өйрәндек, бернинди авырлыгы да юк, иң мөһиме – чын күңелдән, изге ниятләр белән ясау, – дип билгеләп үттеләр алар.
Илебез язмышына битараф булмаган муллалыларның кулдан килгәнчә егетләргә ярдәм итәргә тырышуы – зур сөенеч. Маскировка челтәрләре кемнең дә булса гомерен саклап кала икән – икеләтә куаныч.
– Безнең башлангычны хуп-лаучылар күп булу бик күңелле. Беррәттән гуманитар йөк җыярга да өлгерәбез. «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасы оештырган акча җыюга без дә кушылдык, күптән түгел генә 20 мең сум акча илтеп тапшырдык. Хәйрия концертлары белән үзебезнең авылда, Әҗәк, Кузбай, Борай авылларында чыгыш ясап, кергән акчаларны СВОдагы егетләргә ярдәм йөзеннән тотыла. Бүгенге көндә утызынчы челтәрне бетереп киләбез. Әлеге кирәкле, игелекле эштә ярдәм итүчеләрнең барысына да зур рәхмәт белдерәсебез килә. Алар безнең сугышчыларыбызның гомерләрен саклап калырга ярдәм итәчәк. Барыбыз да бергә берләшеп кенә без ышанычлы тыл булдыра алабыз! – дип сөйли Вәрис Гыйлемшин.
Маскировкалау челтәрләрен кыш өчен ак һәм коңгырт кисәкләрдән, көзгә коңгырт һәм хаки төсендәге кисәкчекләрдән ясыйлар. Күбесе лаеклы ялда булган апа-абыйлар шул кадәр җитез эшлиләр, кулларына кул иярми. Өч сменада оештырылган бу изге эшкә кайберләре өч тапкыр да килә. Челтәр үрүчеләрнең иң изге теләге – махсус хәрби операция бетеп, яугирләребезнең исән-имин кайтуы. Әйе, бүгенге көндә һәркемгә кагылган бу хәрби гамәлләр бетсен иде. Ә муллалыларга афәрин генә диясе килә.

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас