Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
24 декабрь , 09:45

Төп нәтиҗә – коткарылып калынган гомерләр

Коткаручы һөнәре – иң куркыныч һәм җаваплы хезмәтләрнең берсе. 27нче декабрь Русиядә Коткаручылар көне буларак билгеләп үтелә. Иң катлаулы хәлләрдә, безнең илдә генә түгел, хәтта чит илләрдә килеп чыккан авария, гадәттән тыш хәл, янгыннарда иң беренче ярдәмгә ашыгучылар алар. Табигый бәла-казаны, техноген һәлакәт, давыл, су басумы – коткаручылар алдан йөри.

Төп нәтиҗә – коткарылып  калынган гомерләр
Төп нәтиҗә – коткарылып калынган гомерләр


– Бүген бүлектә 27 кеше эшли. Штатта 33 кеше, бүгенге көнгә алты вакансия бар. Солдатта булган, кулы эш белгән, таза, чыдам егетләр генә бездә. Башкача мөмкин түгел. Чөнки хезмәтебез бик җаваплы, шул ук вакытта куркыныч та, мавыктыргыч та. Әйтик, коткаручыларыбыз янгыннан коткару белән генә чикләнми, бикле ишекләрне дә ачарга баралар, суга батучыларны да коткаралар. Юлларда булган аварияләргә дә чыгарга туры килә. Мондый чакта тимер-томыр арасында калган кешеләрне коткару өчен кирәкле барлык коралларыбыз да бар. Тиз арада тимерне дә кисәләр, күтәртәләр дә. Кешене саклап калу өчен үзләреннән төгәллек, осталык, тизлек һәм тәвәккәллек таләп ителүен аңлап эшлиләр. Килеп туган хәлгә урында тиз арада дөрес бәя биреп, аны үз тормышларына да куркыныч тудырмыйча башкарып чыга алалар. Инде кирәк икән, утка-суга керергә дә әзерләр. Бүлектә даими булып торган укулар, өйрәнүләр шуңа юнәлтелгән, – ди Борай районының 72нче санлы янгын сүндерү бүлеге начальнигы Айрат Ибраһимов.
Статистикага килгәндә, 2025 ел Борай районының 72нче санлы янгын сүндерү бүлеге өчен гади булмый. 22 декабрьгә 25 янгын теркәлгән. Бу янгыннарда бер кеше һәлак булган. 20 юл-транспорт һәлакәтендә алты кешенең гомере өзелә. Ике кеше суга батып үлә.
Бүген янгын бүлегенең өч янгын сүндерү машинасы һәрчак сафта. Дүрт смена үз эшен төгәл башкара. Каравыл начальнигы, бүлекчә командиры, ике янгын сүндерүче, диспетчер, ике машина йөртүчедән торган смена тәүлек әйләнәсенә кеше гомере өчен җаваплылык тоя. Янгын бүлегендә каравыл составында нигездә яңа килгәннәр түгел, янгыннарны бетерүдә күпсанлы сынаулар үткән, катлаулы аварияле хәлләрдә бер кеше гомерен генә коткармаган кешеләр эшли.
Коткаручылар династиясен дәвам итүче каравыл начальнигы Илгиз Яппаров, бүлекчә командиры Азат Мусин, янгын сүндерүчеләр Әмир Хәлимов һәм Илнур Закиров, диспетчер Алсу Гыйбадуллина, машина йөртүчеләр Рөстәм Бакиров һәм Әлфис Галин Яңа ел төне хәвефсез үтсен өчен кизү торачаклар. Коткаручыларның һөнәри бәйрәме Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен уздырганда янгынга каршы кертелә торган аерым режим вакытына туры килә. Димәк, әлеге коллектив әгъзаларына элеккечә үк, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, фаҗига булган урынга барырга әзер торырга туры киләчәк. Бүлек җитәкчелеге әйтүенә караганда, коткаручылар кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен тиешле чараларның барысын да күрәчәк. Гомумән, үзләренә йөкләнгән бурычның мөһимлеген һәрвакыт тирән аңлыйлар алар.
– Барысы да батыр йөрәкле, чын ир-егетләр бездә. Тәҗрибәләре, осталыклары җитәрлек аларның, югалып, каушап кала торган егетләр түгел, иң авыр хәлдә дә җиңеп чыгарга тырышалар. Династияләп эшләүчеләр дә бар. Бүгенге көндә янгын сүндерү постында яшьләр белән берлектә күп кенә хезмәт ветераннары эшли, алар бай тәҗрибәләрен яшь хезмәткәрләр белән теләп уртаклаша. Араларында намуслы хезмәте, вазыйфаларын бик яхшы башкарганнары да бар, – ди Айрат Ринат улы. – Форсаттан файдаланып, шуны әйтәсе килә. Алда кышкы озак яллар. Бу чорда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Балаларның су янына яки бозга керүен искәртегез. Чыршыларда гирлянданың төзеклеген тикшерегез. Ут белән шаяруның нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерә алуы турында онытмагыз. Чана яки чаңгы белән текә таулардан шумагыз, тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме начар булганда, шулай ук транспорт белән боз өстенә чыкмагыз. Хәвефсезлек һәрберебездән башлана, шуны онытмаска кирәк.
Кеше гомерен саклап калу – кыюлык, югары квалификация һәм профессиональлек таләп итә торган җаваплы, катлаулы һәм мактаулы эш. Тәүлекнең теләсә кайсы фасылында ярдәмгә килергә әзер торган бу кешеләргә баш иеп рәхмәт әйтәсе килә.
– Һөнәри бәйрәм алдыннан кадерле хезмәттәшләрне, ветераннарыбызны Коткаручылар көне белән котлыйм! Бу бәйрәмдә тынычлык, иминлек, шәхси бәхет, корычтай сәламәтлек, көч, рух күтәренкелеге, барлык афәтләрне, гадәттән тыш хәлләрне җиңел җиңүегезне һәм кешеләргә ярдәм итүегезне телим, – дип сүзен тәмамлады Айрат Ибраһимов.

Төп нәтиҗә – коткарылып  калынган гомерләр
Төп нәтиҗә – коткарылып  калынган гомерләр
Төп нәтиҗә – коткарылып  калынган гомерләр
Төп нәтиҗә – коткарылып калынган гомерләр
Автор: Лира Юрасова
Читайте нас