Кемдер камыр баса, кемдер уклау белән җәя, өченчеләре аны махсус рәвештә киптереп биреп тора, калганнар тезелешеп басып токмач кисәләр. Авыл уңганнары арасында төрле өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан битараф булмаган уңган хуҗабикәләр җыелды.
Токмач кисүчеләр арасында берничә савыт токмачны өендә үк әзерләп, кисеп, савытларга тутырып алып килүчеләр дә булды.
– Барлык солдатларыбызга исәнлек кенә телибез. Күпләребезнең якыннары, туганнары махсус хәрби операция башланганның беренче көннәреннән үк ил сагына басты. Барысы өчен дә кайгырып торабыз. Шушы без кискән токмачлар аларга барып ирешсен дә, өйдәге җылылыкны тоярга ярдәм итсен иде. Изге теләкләр тели-тели кисәбез. Ризык булсын аларга, – диләр апалар.
– Борай районы халкы элек-электән үзенең бердәмлеге, уңганлыгы белән дан тоткан. Бу бүгенге көндә дә шулай. Изге эшкә без беренче көннәрдән үк кушылдык: райондашларыбыз бердәм булып акча да җыйдылар, йон оекбашлар да бәйләделәр, гуманитар ярдәм туплауга да зур өлеш керттеләр. Токмач кисү турында хәбәр биргәч, өлкән буын аралашу үзәгенә өлкәннәр теләп килделәр. Йөз йомыркага камыр басып, токмач кистек. Өйдә әзерләп китерүчеләр дә булды. Токмач кисү эшендә катнашкан барысына да рәхмәт сүзләремне җиткерәм, – ди клиент хезмәтенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Линара Мөхәмәтхафизова. – Тукмач кисүдә зур өлеш керткән апаларның исемнәрен әйтеп үтәсе килә: Әнифә Гыйлимшина, Гөлфирә Муллаярова, Рәсимә Мартынова, Әлфия Фазлетдинова, Әлфия Фәрхетдинова, Зинера Дәүләтова, Фәрдүнә Хәйдәрова, Нагира Баһаутдинова, Фәнисә Латыйпова, Розалия Русламханова, Разат Гатиятуллина. Менә бу апалар күңел җылысын кушып якташларыбыз өчен тукмач кистеләр. Әлеге токмач йорт учагын, хатыннары һәм әниләре әзерләгән тәмле ризыкны сагынган егетләребез өчен зур сөенеч булыр дип өметләнәбез. Егетләребезгә туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Монда өлкән буын аралашу үзәге җитәкчесе Николай Хаматдиновны билгеләп үтик: аның оештыру сәләте белән бу изге эш тиз арада оештырылды.
Өлкән апалар гына түгел, абыйлар да якташларыбызның исән-имин кайтулары өчен зур өлеш кертәләр. Ялкын Гыймалтдинов белән Рикес Галлямутдинов яугирләребез өчен чыршы миллеге бәйләп, алып килгәннәр. Алар әйтүенчә, хәрби бурычны үтәгәннән соң хәл җыю өчен мунчада чабынып чыгудан да яхшысы юк.
“Барлык буыннар өчен, кан әйләнеше өчен файдалы мондый миллекләр. Чыршы миллеге алҗыганлыкны да бетерә. Иртән гүя яңа кеше сыман йокыдан торасың”, – дип елмая алар.
Алда озын салкын кышлар. Егетләребез безнең кебек җылы урын-җирдә ятмый, өстәл артында утырып берсеннән берсе тәмле ризык ашамый. Алар бар булганга канәгать. Бары безнең онытмавыбызны тойсыннар, бездән килгән әйберләргә сөенсеннәр иде. Тамчыдан күл җыела, диләр. Без бердәм булып тотынсак, зур елга хасил булырга мөмкин. Чөнки безнең халык киң күңелле, изге җанлы.