Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
11 декабрь , 11:49

Хәрби дуслыкка омтылып

Мәкаләм герое – солдат бурычын намус белән үтәгән, Чечен сугышында катнашкан Дүсмәт авылында туып-үскән, әлеге вакытта Борай авылында яшәүче Самат Рафаэл улы Йосыпов. “Кулыма мин дә мылтык тотармын, сугыш күрермен”, – дип башына да китермәгәндер ул шул вакытта…

Хәрби дуслыкка омтылып
Хәрби дуслыкка омтылып


Күпбалалы гаиләдә икенче бала булып туган малай, чордашлары кебек, бәләкәйдән тизрәк үсеп җитү, армия хезмәтенә чакырылып биленә соры каеш буу турында хыяллана. Моның өчен үзен физик һәм рухи яктан чыныктыра.
Мәктәп еллары артта кала. Беренче мәктәптә урта белем алган егет Бөре шәһәрендәге Армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм итүнең ирекле җәмгыяте (ДОСААФ) каршында укып, водитель таныклыгы ала. 1995нче елның декабрендә хәрби хезмәткә китә. Патриотик хисе көчле яки армиядә хезмәт итү абруйлы булгангамы, повестканы бик озак көткәннән соң, хәрби комиссариаттан үзе барып ала. Хезмәтен Түбән Новгород шәһәрендә эчке гаскәрләрдә башлый. Арытабан райондашыбыз Чечен Республикасына җибәрелә. Анда штурм взводында хезмәтен дәвам итә.
– Чечен Республикасы һәм Төньяк Кавказ төбәк-ләрендәге сугыш хәрәкәтләре – ил тарихында уелып калган тагын бер канлы вакыйга. Ул чакта миңа 19 яшь иде. Башта курку, нәрсәдер көтү кебек хисләр булды. Адәм баласы куркырга да тиеш инде. Аннары өйрәнәсең, кая китәсең. Без аны шулай тиеш дип кабул иттек. Без Грозныйга барып җиткәндә шәһәрнең күп биналары хәрабәләр иде. Башта штурмда йөрдем. 1996 елның азакларында килешү төзелгәч, руль артына утырдым. Чечен республикасыннан тыныч торак пунктларга кешеләр, йөкләр ташыдым. Төрле шартларда яшәдек. Сугыш кайда гына булса да сугыш инде, Аллага шөкер, исән-имин кайттык. Иң авыры – дусларыңны, хезмәттәшләреңне югалту, – ди, ул елларны хәтере аша үткәреп, язмам герое.
Самат Йосыпов 1997нче елның гыйнварында армия хезмәтеннән кайта һәм авылдагы “Мәгъдән” хуҗалыгында шофер булып эшли башлый. Озак еллар әлеге хуҗалыкта һәм Себердә хезмәт сала ул. Әлеге вакытта үз машинасы белән төрле оешмаларда эшләп йөри. Кайда гына эшләсә дә, кайда гына хезмәт итсә дә, Самат үзенә йөкләтелгән бурычын намус белән башкара.
Эшендә генә түгел, гаиләсендә дә ихтирамга лаек Самат Рафаэл улы. Шабай кызы Ләйсән белән өч бала (ике кыз, бер малай) тәрбияләп үстереп яталар. Ләйсән Борис кызы беренче санлы балалар бакчасының мөдире булып эшли. Кызлары Ирина Краснодар шәһәрендә педиатр, Юлиана – Уфада провизор, уллары Тимур беренче мәктәп укучысы. Гаиләсен хөрмәт итә, балаларын бик ярата Самат.
Самат – ипле, тыйнак, ярдәмчел, ачык йөзле, киң күңелле. «Сугышчан туганлык» Бөтенрусия ветераннар оешмасының Борай бүлекчәсе әгъзасы да ул. Махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләребезгә ярдәм итүдә актив катнаша. Мәктәп укучыларына патриотик тәрбияне пропагандалау уңаеннан ачык дәресләр үткәрә, обелисклар, тактаташ ачулар тантаналарында катнаша.
– Минем бер нәрсәне генә әйтәсе килә – хәрби хезмәт узган кеше барыбер күңеле белән хәрби дуслыкка омтыла икән ул. «Сугышчан туганлык» егетләре белән берлектә үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирәбез, СВОдагы егетләребез белән дә элемтәдә торабыз, киләчәктә дә шулай булыр, – дип сүзен тәмамлады Самат Рафаэл улы.

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас