Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
10 декабрь , 12:00

Искә алып батырларны...

Нәкъ 31 ел элек, 1994 елның 11 декабрендә Русия гаскәрләренең тәүге эшелоннары республика территориясендә “конституцион тәртип урнаштыру” өчен Чечняга керде.

Ул чакта, бу чын сугышка әйләнер, барысына да исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булмас дип, беркем дә уйламаган иде...

Бу дата сугыш хәрәкәтлә-рендә катнашкан егетләрнең үзләре өчен дә бик әһәмият-ле. Чечнядагы хәрби бәрелеш-ләрнең кайтавазы әле бүген дә Төньяк Кавказда үлеп калган егетләрнең туганнарының, якыннарының йөрәкләрендә.
Безнең районнан Чечен сугышында 136 кеше катнашкан. Исән кайта алмаган солдатларның икесе безнең якташлар.
Роберт Әхмәтгалиев – Кушманак авылы егете. Һәлак булганнан соң, “Батырлык” ордены белән бүләкләнгән.

1995 елның 18 февралендә Грозный шәһәрендә төне буе кар ява. Бөтен җирне ак келәм каплаган була. «Үзебезнең Кушманак авылында, мөгаен, бүгенге кебек үк матур, шушы ак кар өстендә чанада, чаңгыда, кыңгыраулы тройкада йөрер идек. Авылымны, әти-әниемне, туганнарымны сагындым. Мө-гаен, 13 февральдә җибәргән хатны алганнардыр. Тиздән болар барысы да бетәчәк, өйгә кайткач, атта чабып китәрмен»... Шундый уйлар белән гранатометчылар отделениесе командиры матрос Роберт Бәлзит улы Әхмәтгалиев казарма ягына таба китеп бара. Башка вакытта бу ак карга шатланыр иде ул. Ә монда барысы да башкача. Ак кар өстендә солдат фигурасы ерактан ук аермачык күренә. Чечен снайперлары өчен иң уңай мишень. Телевизорлардан, газеталардан Русия хәрбиләре арасында югалтулар иң минималь, дип әйтәләр.

Робертны рация янына чакырталар. Батальон командиры блиндажга килергә приказ бирә. «Матрос Әхмәтгалиев, сиңа сугышчан задание. Взвод командиры ике солдаты белән «Минутка» мәйданында засадага эләккән. Аларның исән булуына өмет юк, әмма аларның гәүдәләре боевиклар кулына эләгергә тиеш түгел. Үзеңнең бүлегең белән гәүдәләрне безнең якка күчерергә кирәк», – ди ул. Роберт үзенең биш хезмәттәше белән «Минутка» мәйданына килгәндә иртәнге сәгать дүртләр тирәсе була. Взвод командиры һәм аның иптәшләренең гәүдәләре ак кар фонында аермачык күренә. Тирә-якта ниндидер сәер тынлык. «Эх, яхшылыкка булсын... – дип уйлый Роберт. – Боерыкны үтәмичә частька кире кайтырга ярамый. Нәрсә булса, шул булыр, бу егетләрне без сөйрәп чыгарга тиеш.» Шуышып, алгы сызыкка үткәндә, снайперлар аны күреп калалар. Винтовкадан өч тапкыр аткан тавыш ишетелә. Снайперлар аткан өч пуляның берсе туп-туры йөрәккә, ә калган икесе Робертның башына тия. Солдат туган авылы зиратында җирләнгән.

Икенче якташыбыз ул – Ха-җи авылыннан өлкән лейтенант, рота командиры урынбасары Ришат Зиялтдинов. Бәләкәйдән үк офицер булу, үз Ватанына, үз халкына хезмәт итү уе Ришатка тынгылык бирми. Һәм ул Чиләбе Югары хәрби танк училищесына укырга керергә карар кыла. Укуын тәмамлагач, Вильнюс шәһәрендә, аннан Мәскәү өлкәсендә, Солнечногорск шә-һәрендә хезмәт итә.

Алда 1994 елның 9 нояб-ренең караңгы төне иде. Бу төнне Ришат Зиялтдинов хез-мәт иткән дивизияне Свердловскийга укырга җибәрәләр. Әмма самолет Чечен Республикасы белән янәшә Моздок шәһәре аэропортына төшә. Шул вакыттан Грозныйны штурмларга хәзерләнә башлыйлар.

1994 елның 26 ноябре. Штурм, «Минутка» мәйданы, танк моторлары тавышыннан бер-береңне ишетеп тә булмый. Дудаев биләгән телестудияне алырга приказ бирелә. Штурм вакытында дошман снаряды танкның бронясын тишә, һәм танк яна башлый. Янган танк эчендә Ришат та була. Ул Чечен Республикасының Грозный шәһәрендә туганнар каберлегендә җирләнгән. Ришат Зиялтдиновның чәчәкләр куярга кабере дә юк. Ул вафатыннан соң, «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән.

11 декабрь – Чечен җирендә хәрби конфликтта һәлак булганнарны искә алу көне. Хәер, ил өчен зур югалтулар китерде бу сугыш. Кемгәдер якын кешесе – ирен, абыйсын, улын югалту кайгысын кичерергә туры килде. Без тыныч тормышта яшәү өчен алар башларын салган. Онытырга хакыбыз юк, искә алып торыйк батырларны...

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас