Батырлар дәвере
8 Декабря 2025, 08:10

Әфганстан мәңгегә безнең хәтердә

Әфганчы егетләр... Утны-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыккан егетләр алар. Бу ир-егетләр бүгенге тормышта да бер-берсе белән араны өзмәскә тырышып, аралашып, элемтәдә яшиләр. Язмамның герое – Данил Гомәр улы Мусин. Борай авылында туып-үскән ул. Икенче санлы гимназияне тәмамлап, ремонт-техник предприятиесенә слесарь булып эшкә урнаша. Бөре шәһәрендә шоферлыкка укып чыга. 1985 елда армия сафларына алынып, шул елның август аеннан башлап 1987 елның маена кадәр Әфганстанда интернациональ бурычын үти. Әлеге чорны Данил Гомәр улы бүген дә зур дулкынлану белән искә ала.

Әфганстан мәңгегә безнең хәтердәӘфганстан мәңгегә безнең хәтердә
Әфганстан мәңгегә безнең хәтердә


– Мин гади авыл малае, өч балалы гаиләдә үстем. Буй җиткергәндә Әфганстандагы чуалышларның иң кызу чагы иде. Армиягә китәр алдыннан, анда эләгүемне белгән идем инде. Башта өч ай Төркмәнстанның Кушка шәһәрендә (хәзерге Серхетабад шәһәре. авт.) хезмәт иттем. Анда хәрби өйрәнүләр уздык. Аннары безне Әфган җиренә җибәрделәр, – ди Данил ага. – Бернинди курку булмады, киресенчә, әле безне сайлап алганнары өчен горурландык кына. Мин Кундузга эләктем. Бер үзәндә урнаштык. Аэродром да бар иде анда. Ерак түгел генә яшеллек тә урнашкан. Тирә-якта – биек таулар. Шул тауларга әзрәк менсәң, яшеллектәге елга җеп кенә булып күренә иде. Мин хәрби частьта шофер булдым, йөк ташыдым. Бер ноктадан икенчесенә снаряд, азык-төлек, су, медицина препаратлары илтә идем. Бүтән шоферларга частьтән чыгарга ярамый, минем генә рөхсәт бар иде. Шуңа күрә, миңа читкә, икенче җиргә, шәһәрләргә чыгарга ярый иде. Кулдан автомат төшмәде. Гел бронежилетта йөрдек. Иң авыры алтмыш градус кызуга түзәргә кыен булды. Шунысы истә калган, берәр бәйрәм булса, дошманнар төнлә “котлыйлар” – һөҗүм итәләр. Бронежилет киеп, автомат тотып йоклый идек. Һөҗүмне кире кайтара алырга һәрвакыт әзер булдык. Ике елга якын палаткаларда яшәдек. Кыш айларында да анда җылы. Мин хезмәт иткән дәвердә бер генә тапкыр кар яуды, ул да төшке ашка эреп беткән иде инде. Җиле нык Әфган җиренең. Анда хезмәт итү чорында төрле вакыйгалар булды инде. Миналарга эләгеп, шартлап үлүчеләр күп булды – бу коточкыч мизгелләрне оныту мөмкинме соң... Менә шулай, 21 ай вакыт узганнан соң, демобилизацияләнеп, исән-сау туган якка әйләнеп кайттым. Сугыштан кайткач, тыныч шартларда тормыш көйләп җибәрү кыенрак булды, шулай да үз-үземне кулга алдым.
Хезмәтен тәмамлап туган ягына кайтып, РТПда эшләвен дәвам итә Данил Гомәр улы. Төрле оешмаларда эшләргә туры килә аңа. Әмма, армиягә кадәр алган һөнәренә тугры була – 40 елдан артык машина йөртү стажы бар аның.
Тормыш иптәше Гүзәл ханым белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.
– Әфганстанда хезмәт иткән өчен, 25 сутый җир биргәннәр иде. Шунда үз кулларыбыз белән йорт төзеп кердек. Аллага шөкер, матур гына яшибез. Хатыным Гүзәл Бөре шәһәрендә укыта. Балаларым бик яхшы укыдылар, эшлиләр. Бәләкәй малай әле беренче санлы мәктәптә белем ала.
Данил Гомәр улы Әфган җирендә булган чуалышларны бик искә алырга яратмый. Хезмәтен тәмамлап, 38 ел үтсә дә, «Әфганстан безнең хәтер һәм авырту» ди Данил Мусин. Яшь чагында җитди тормыш сынавы үткән ир-егет гомер иткәндә дә сынатмый.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас