Батырлар дәвере
8 декабрь 2025, 10:26

Бронежилет, медицина рюкзагы, автомат һәм рация тотып

Лилия Галиева – нәфис, көләч һәм яхшы күңелле, әмма корыч холыклы кыз. Ул курку белми, йөрәге кушуы буенча шәфкать туташы булып махсус хәрби операция зонасына киткән. Дистәләгән коткарылган гомерләр, бөтен зур ил буйлап меңләгән пациентлар... 

Бронежилет, медицина рюкзагы, автомат һәм рация тотыпБронежилет, медицина рюкзагы, автомат һәм рация тотып
Бронежилет, медицина рюкзагы, автомат һәм рация тотып

Махсус хәрби операция… Аның иләмсез йөзе халкыбыз хәтереннән мәңге китмәс. Сугышның аяусыз һәм салкын карашы һөҗүмгә баручы сугышчыларга мылтык көпшәсе аша төбәлсә, шәфкать туташлары, хирурглар һәм санитаркаларга – канлы яралар аша карап торды.

Сугыш – хатын-кыз өчен түгел.... Хатын-кыз өчен түгел дә бит, тик бу вакытта хатын-кыз җилкәсенә күп авырлык һәм хәсрәтләр туры килә. Нәфис һәм гүзәл затларыбыз, киләчәк буыннарның тормышын яклап Ватанны саклаган яугирләрнең гомере алып калыр өчен кулларына  медицина рюкзагы алырга мәҗбүр булалар.

Лилия Галиева – нәфис, көләч һәм яхшы күңелле, әмма корыч холыклы кыз. Ул курку белми, йөрәге кушуы буенча шәфкать туташы булып махсус хәрби операция зонасына киткән. Дистәләгән коткарылган гомерләр, бөтен зур ил буйлап меңләгән пациентлар...

“Афина” позывнойлы Лилия Илдус кызы Иске Көрҗә авылы кызы. Башлангыч сыйныфларны туган авылында тәмамлый. Урта белемне Борай авылының икенче санлы гимназиясендә ала. Кыз үзен һәрвакыт хәрби өлкәдә күрүен тели. Балачактан ук ихтыяр көче, ныклык һәм дисциплина кебек сыйфатларны үстерергә тырыша. Хезмәт юлын Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә операция бүлегенең шәфкать туташы булып башлый.

– Балачактан ук табиб булырга  хыялландым. Монда миңа әнием этәргеч булды. Уфа медицина  көллиятен тәмамлагач, хәрби табиб буласы килгән иде. Әти-әниләр каршы килделәр. Минем хәрби кием киеп, солдатларга ярдәм итәсе килә иде. Шуңа күрә СВО башлангач та, Сәламәтлек саклау министрлыгыннан командировкага юлландым. Красный луч шәһәрендә үтте беренче чыныгыум, – ди Лилия.

Сугышчыларга һәм тыныч халыкка медицина ярдәме күрсәтә ул. Аннары махсус билгеләнештәге медицина отрядында хезмәт итә, соңрак аны ВДВ аерым медицина отрядына күчерәләр.

- Кешеләргә ярдәм итү – минем бурычым. Төгәллек, карар кабул итүнең тизлеге һәм профессиональлек экстремаль очракларда уңышка ачкыч булып тора – бу мине нәтиҗәгә этәрә. Сугышчыларның игътибар һәм кайгыртуны никадәр кадерләгәнен үз күзләрем белән күрдем. Минем бурыч – физик яктан гына түгел, психологик яктан да ярдәм итү: тынычландыру, сугышчан рухны күтәрү, – дип сөйли Лилия Галиева.

Сүз уңаеннан, позывнойны кыз очраклы гына сайламаган. “Афина” грек мифологиясендә – гадел сугыш, хәрби стратегия һәм зирәклек алиһәсе.

Әңгәмәдәшебез сүзләренә караганда, алгы сызыкта син хатын-кыз икәнеңне онытасың. Күлмәкләр һәм сумкалар урынына – бронежилет һәм медицина рюкзагы, автомат һәм рация, ә төп бүләк – коткарылган гомер һәм рәхмәт сүзләре.

– Вакыт узу белән күп нәрсәгә өйрәнәсең. Анда медикларга һәрвакыт эш җитә. Еш кына бүген атнаның көне һәм числосы нинди икәнен онытасың. Гап-гади ихтыяҗларга вакыт җитми, ашарга да, йокларга да өлгерми идем, – дип уртаклаша Лилия. – Күп йөкләнеш аркасында баш бары тик кешеләрне коткаруга гына юнәлгән. Сугышчыларның үлемен, инвалидлык китерә торган җәрәхәтләрне күрү авыр. Операция өстәле артында унике сәгатьтән артык вакыт уздырган да булды. Пациентлар бүгенге көндә дә коткарылган тормышлары өчен рәхмәт әйтәләр, шигырьләр һәм яхшы сүзләр белән открыткалар җибәрәләр.

2025 елның маеннан Лилия СВОга кадәр эшләгән эшенә – Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенә кайта.

Лилия Галиева «Фидакарьлек һәм профессионализм өчен», Лука Крымский медальләре, Башкортостан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, сугышчан хәрәкәтләр ветераны. Шушы көннәрдә Русия Федерациясенең Дәүләт бүләге «Һәлак булганнарны коткарган өчен» медале тапшырылачак.

Сугыш хатын-кыз өчен түгел... Ләкин, Лилия туташ бу раслауны кире кага. «Афина»ның кыюлыгы, батырлыгы гүзәл затлар өчен генә түгел, ир-атларга үрнәк булып тора.

 

Ватанны саклаучылар сафына басарга теләүчеләрнең исенә төшерәбез: Борай районы аша хәрби хезмәткә контракт төзү өчен Борай районы хәрби комиссариатына Борай авылы, М.Гафури урамы, 41 адресы буенча яки +7 927 303-13-65 яки +7 347 562-15-01 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас