

Кеше гомеренең, яшәүнең ни дәрәҗәдә кадерле булуын үлем белән күзгә-күз очрашып могҗиза белән генә исән калган кешеләрдән дә ныграк аңлаучы юктыр ул.
Махсус хәрби операциядә ике елга якын хезмәт итеп, көчле яралану сәбәпле демобилизацияләнгән “Нурик” позывнойлы якташыбыз Илфат Әлфит улы Нурисламовка да бик күп сынаулар аша узарга туры килә. Аның 2025 елның маенда авыр яраланып, исән калуы да чын могҗизага тиң.
Дүсмәт авылында туып-үскән Илфат кечкенәдән үк җиңел сөякле, хәрәкәтчән, җитез егет булып үсә. Борай авылының икенче санлы гимназиясен тәмамлагач, Аскын районындагы һөнәрчелек училищесында шоферлыкка укып чыга. 1992нче елда армиягә алына. Хезмәтен тәмамлап, туган ягына кайта Илфат. Борай кирпеч заводына эшкә урнаша.
2023 елның 2 августында якташыбыз хәрби контрактка кул кую карарын кабул итә. Бу карар хезмәткә адым гына түгел, аның эчке көче һәм үз илен якларга әзерлеге чагылышы да була. Штурмлы 36 мотоатыш полкында наводчик вазыйфасына эләккәч, ул махсус хәрби операция зонасында мөһим бурычларны үтәүче команданың бер өлеше була.
Көчле яраланудан әле тернәкләнеп кенә килүче якташыбыз махсус хәрби операция турында сөйләргә яратмый. Ике елга якын яу кырында булса да, моңа кадәр җитди яраланганы булмый үзенең. Ә менә 2025 елның май ае Илфат Әлфит улының тормышын икегә бүлә.
Илфат – хәрби хәрәкәтләр ветераны. Бүген ул туган авылында, акрынлап кына тыныч тормышка җайлашып килә, тернәкләнә. Киләчәккә нинди планнарың дигәндә, «Яшәргә!» дип җавап бирә ул. Ватаныбыз өчен аяусыз көрәшкән батыр якташыбыз тулы канлы тормыш белән яшәргә, бәхетле булырга, әлбәттә, бик тә лаек.
Ватанны саклаучылар сафына басарга теләүчеләрнең исенә төшерәбез: Борай районы аша хәрби хезмәткә контракт төзү өчен Борай районы хәрби комиссариатына Борай авылы, М.Гафури урамы, 41 адресы буенча яки +7 927 303-13-65 яки +7 347 562-15-01 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.