

– Роман үзе дә яшүсмер чагында әтисез калды. Шуңа күрә дә тугызынчы сыйныфны тәмамлау белән “Әни, сиңа мине укыту авыр булыр, мин армиягә барам” дип көзге чакырылышта хәрби хезмәткә китте. Улым бәләкәйдән спорт белән шөгыльләнде, аеруча бокс секцияләренә яратып йөрде. Бу спорт төре буенча бик күп ярышларда беренчелекне яулап барды, шунлыктан спорт мастеры кандидаты исеменә ия булды. Спортта югары уңышлары өчен аны Мәскәүдә элиталы гаскәрләргә хезмәт итәргә алдылар. Армия елларын узгач, балам Псковның һава десант гаскәре белән контракт төзеде. 2015 елдан үзенең хәрби хезмәт юлын башлап җибәрде, – дип елый-елый сөйли баласын югалткан ана кеше.
Роман бәләкәйдән үк Кушманак авылында яшәүче дәү әни, дәү әтисе янына кайтып, авылны үз итеп үсә. Хәтта хәрби булгач та, отпуск вакытында авылга еш кайта. Әтисе Володяның Белоруссиядә яшәүче туганнары янына да кайтып хәл-әхвәл белешеп тора. Гомумән, ул бәләкәйдән үк туган җанлы, изге күңелле, ярдәмчел булып үсә. Ул үзенең гомеренең кыска булганын алдан белгән сыман һәр минутының кадерен белеп, күбрәк туганнары янында аралашып яши. Сириядә барган камалышларда да катнашып, “Сугышчан хәрәкәтләр ветераны” була. Шундый баһадир гәүдәле, хәрби киемле егеткә гашыйк кызлар бик күп булса да, ул үзенең тормыш иптәше итеп Псковта педагогия институтында укучы яшь кызны сайлый. Бер елдан соң аларның уллары Богдан дөньяга аваз сала. 2022 елда Украинада махсус хәрби операция башланып китә. Әлбәттә, Роман читтә кала алмый. Ул беренче көннән ук алгы сызыкта була. Әнисе белән һәрвакыт хәбәрләшеп, үзенең хәле турында сөйләп тора. Озак та үтми, аягы яраланып госпитальгә эләгә. Анда да әнисен тынычландыру өчен “Борчылма, әнием, каты яра түгел, әйбәтләнгәч үзем кайтырмын” ди. Ана кеше баласының исән калуына шатланып, аның госпитальдән чыкканын дүрт күзләп көтеп ала. Роман гаиләсе белән әнисе янына кыска вакытлы ялга кайта. Бу яраланудан бер ел үтүгә, яугиребез янә госпитальгә эләгә. Бу юлы инде аның бөтен тәне, бите кыйпылчык ярада була. Нинди генә авыр хәлдә булуына карамастан, ул әнисенә янына килергә рөхсәт бирми. Әлеге дә баягы әнисен борчылдырмас өчен “Әни, үзем кайтырмын, тик син көт мине”, дип кенә яза. Раушания апаның йөрәге ут эчендә булса да, түзә, сабыр итә, улының кайтуын көтә. Бу яраланудан соң Роман бик күп операцияләр үткәрә, хәтта бер күзен дә югалта. Шундый авыр хәлдән соң да яшь булуы белән бу авырлыкларны артта калдырып, газизе янына үз аягында кайтып керергә насыйп була. Әнисе инде бу юлы “Балам, өченчегә җибәрмим, бармыйсың, Ходай Тәгалә ике тапкыр алып калды, өченчесе булмас”, дип, ялварып, үтенеп сораса да, улы аның “Әни, анда минем дусларым. Мин бармыйча кем бара. Минем бит гомерлек һөнәрем хәрби булу, илебезне саклау”, дип кырт кисеп, янә махсус хәрби операциягә юллана. Бу вакытта инде Роман үзенең сәламәтлегенә ныклап зыян килгәнгә генә борчылмады, ул үзенең тормыш иптәшен дә югалткан иде бит. Өч яшьлек Богдан Романның әнисе Раушания апа тәрбиясендә калган. Хәрбиебез инде Курск дугасында хезмәтен дәвам итә. Тик нибары 29 яшен генә тутырган әти кеше каты алышларда батырларча һәлак була. Романны Кушманак авылына алып кайтып җирлиләр.
“Ватанны саклау – ир-егетләрнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Ир бала табып үстергән һәр ана моны яхшы аңлыйдыр, дип уйлыйм. Улым Роман илебез иминлеге өчен һәлак булды. Минем горурлыгым ул. Ләкин җаным сыкрамаган минутым юк. Хәзер килеп, нишлисең, бар да Аллаһы Тәгалә кулында, димен. Язмыш – тәкъдир. Буйсынырга кирәк. Мондый авыр кайгы беркемнең дә түренә, өенә кермәсен, кайгылар ишек какмасын. Улымны югалту гына түгел бит әле, янымда бәләкәй генә ятим калган оныгым да бар бит. Богдан өчен тырышам, аны укытып, олы тормыш юлына бастырырга омтылып яшим”, – ди Раушания Гәйдәни кызы.