

Районыбыздан тагын дүрт якташыбыз – Айдар Галиев (Чалкак авылы), Рәсүл Галимҗанов (Борай авылы), Салават Мөхәмәдиев (Борай авылы) һәм Зөлфәт Хәсәнов (Иске Тукран авылы) туганнары, якыннары, дуслары белән бер елга саубуллашып, хәрби частьләргә хезмәт үтү урыннарына бару өчен республиканың җыелма пунктына юл тотты.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларга район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов мөрәҗәгать итте:
– Ватанга хезмәт итү – чын ир-егетләр гамәле ул. Сез хәрби фәнне үзләштерергә барасыз. Әти-әниләрегезгә Ватаныбызны сакларлык көчле, сау-саләмәт егетләр үстерүләре өчен рәхмәт белдерәбез. Бер ел вакыт сизелмичә дә үтеп китәр.
Егетләргә кырыс шартларда хезмәт иткәндә түземлелек, әти-әниләренә сабырлык. Бу юлны уңышлы узып һәм чын Ватан сакчылары булып, исән-имин туган нигезләрегезгә әйләнеп кайтуларыгызны теләп калабыз!
Бу көнне чараның атмосферасы горурлык белән дә, кичерешләр белән дә бай булды. Һәркем булачак солдатларга исән-сау, төрле яктан чыныгып, ихтыяр көчләрен ныгытып, чын ир-егет булып туган якларына әйләнеп кайтырга теләп, изге теләкләрен җиткерәләр. Шулай ук егетләргә районыбыз артистлары Илшат Әхмәтов һәм Эрнест Арсланов матур җырларын бүләк иттеләр.