

Ә бу юлы сагышлы газап басты күңелне. Сүзем махсус хәрби операциядә Туган илебез, халкыбыз тынычлыгы өчен башын салган Бораебыз улы Илдар Фәйзуллин турында иде. Икенче санлы балалар бакчасында үскән теремек матур малайның да балачагы ерактан, бик ерактан кинокадрлар күрсәтеп барган истәлек булып күз алдыннан уза: әнә ул, һәрнәрсәне аңлап калырга тырышып, ихлас күзләрен тәрбиячегә төбәгән, әнә ул аяк киемен киялми утырган малайга булыша, әнә ул кәгазь, каләм ала да рәсем ясарга утыра. Аның рәсемендә кояш, яшел болын, чәчәкләр сурәтләнер иде. Башка малайлар уенчык мылтыкларын алалар да сугышлы уйныйлар. Ә ул – юк, ул яратмый алай уйнарга, ул бара да шакмаклар тезеп йортлар төзи.Тезелеп утырабыз да артистлар булып уйныйбыз: кем шигырь сөйли, кем биеп күрсәтә. Ә Илдар җырлый. Җырлы-биюле уеннар уйнаганда да аның тавышы аерылып тора иде.
Тәрбиячеләрне хөрмәт итә белгән, аларның эшендә актив катнашкан, кирәк урында ярдәм итә белгән Ранис белән Илүзә Фәйзуллиннар кебек әти-әниләр дә зур ихтирам белән күңел түрендә сакланалар. Балалары мәктәпкә киткәч тә очрашып күрешкәндә гел хәл сорашасы, укуы белән кызыксынасы килеп тора, андыйлар белән соңыннан да элемтә өзелми. Илүзә белән дә нәкъ шулай булды. Җитмәсә, бакчабызга йөргән кызлары Гөлназ да яхшы хәбәрләре белән күңелебезне җылытып торды. Дини белем аласы килү теләге белән Илдар мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлап Казандагы Мөхәммәдия мәдрәсәсенә укырга керүен белдем.
Гаиләм белән Казан урамыннан атлыйбыз, күтәрелеп карауга мәдрәсә исемен күрәм, Илдарны күреп чыгу теләге белән, аякларым шунда атлый. Ишегеннән барып керүгә, икенче катның баскычыннан йөгерешеп шәкертләр төшеп килә. «Менә бит Илдар!» – дип, кочагымны җәеп аңа таба барам. Ул да миңа җавап итеп, җылы очрашу шатлыгы бүләк итте. Хәл-әхвәл белешеп, күчтәнәчемне биреп, уңышлар теләп, шулай аерылыштык аның белән. Җыр яратуы Уфада музыкаль белем алып, белгеч дипломы алуга да ирештерә.
Менә шуннан соң башлана да инде хәрби кием киеп, илебез алдында ант биреп, Туган ил өчен, Ватан өчен утка-суга ташланулар. Армия хезмәтеннән соң ул бар булмышын хәрби хезмәткә багышларга була. Җитмәсә, әтисе ягыннан туганнары да хәрби хезмәттә. 15 ел эчендә хезмәтнең ничә елы хәрби чуалышларда үтә. Монысы тагын махсус хәрби операциянең беренче көненнән алып дошманнар белән көчле алышта, яшәү белән үлем арасында.
Тырышлыклары белән җи-теш тормыш булдырган Ранис белән Илүзә улларының язмышы өчен ут эчендә яшәсәләр дә, якташ сугышчыларга гуманитар ярдәм белән дә булышып торалар.
– Илүзә, Илдарның хәбәре бармы, хәле ничек? – димен күрешкән саен.
– Әйбәт алай, сөйләшкәнгә күп түгел әле, – ди.
Ананың хәлен җиңеләйтергә тырышып ни әйтсәм дә, үзе белән йөреткән авыр уйлардан аралый алмый идем. Шулай да, тыйнак кына, сабыр гына итеп, улының телефондагы фотосурәтләрен күрсәтә иде. Әнисеннән, сеңелесеннән хәл сорашып, җиңүне якынайтырга тырышып өч ел исән кайтуын көттек. Юк шул, кайларда булса да алдынгылыкны бирми, Сирия, Карабах чуалышларында катнашып, күп медальләр белән бүләкләнгән, Бөтенар-мия ярышларында югары урыннар яулаган, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы парадында катнашкан Бораебызның данлы улы булып калачак егет, җиңүләрне дә күрә алмыйча, яу яланында мәңгелеккә күзләрен йомды.
– Мине йорт алдыннан озатырсыз, – дип әйтеп куя ул, сугышта төрле хәл килеп чыгарга мөмкинлеген аңлап. Озатырга килми калучы булды микән Бораебызда дигән сорау туды миндә ул көнне. Кызганыч, бик тә кызганыч, яшәргә дә өлгермәгән балаларны җир куенына салу.Аны белгәннәр күңелендә матур истәлек калдырып китте Илдар Ранис улы Фәйзуллин. Озату мәрәсимендәге фотосурәттән, әйтерсең, бакчабызга йөргән ачык йөзле малайның самими күзләре карап тора кебек иде.
Фәнзия Мәкъсүтова.