Батырлар дәвере
20 ноябрь 2025, 06:34

Туган якка кайтты солдат

Хәрби комиссариаттан яшь егеткә повестка алу – дулкынландыргыч hәм армиядә хезмәт итәргә вакыт җитүен аңлата торган мизгел.

Аны төрлечә кабул итәләр, чөнки якындагы елда нәрсә көткәнен hәркем күз алдына китерә алмый. Армиягә алынучыга өеннән, гаиләсеннән еракта, билгеләнгән тәртипләр hәм хәрби устав буенча ел буе яшәргә туры киләчәк. Кайберәүләр армиядән качып калырга тырыша, ә кемдер, киресенчә, армиягә барырга омтыла, үз-үзен тикшерергә, мөстәкыйль, батыр, үз гамәлләре өчен җавап бирүче кеше булырга тели. Армия хезмәте һәр егет тормышында иң мөһим вакыйгаларның берседер, мөгаен. Кичә генә яшь җилкенчәк булган егетләр бу тормыш мәктәбеннән соң чын ир-атка әйләнә. 

Узган елның көзендә китүчеләр Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп, туган якларга кайта да башлады. Яңа Бикмәттә яшәүче Гөлназ һәм Илдар Гобәевларның шатлыклы көннәре. Кырым Республикасында хезмәт иткән уллары Тимур күптән түгел армия сафларыннан кайтты. 

Аларның гаиләсендә ике малай үсеп буйга җитә. Ата-ана аларны кече яшьтән үк эш сөючән, тәүфыйклы, гаделле һәм намуслы булып үссеннәр өчен тырыша, дөрес тәрбия бирә. Унберенче сыйныфтан соң Дүртөйле шәһәрендә электромонтёр һөнәрен үзләштергән егет узган елның 5нче ноябрендә хәрби хезмәткә алына. Самара шәһәрендә хәрби өйрәнүләр үткәч, Кырымда мотоукчылар гаскәрләрендә оператор булып хезмәт итә. Хезмәт итү дәвамында, яшьтән спорт, эш белән ныгып үскән егет, үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтеп, Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Әти-әнисе дә ул хезмәт иткән часть командирыннан Рәхмәт хаты ала. Анда түбәндәге юллар бар: «Хезмәтенең беренче көннәреннән үк Тимур үзен дисциплиналы, җаваплы һәм башкарма хәрби хезмәткәр итеп күрсәтә. Ул югары әзерлек дәрәҗәсенә ия, һәрвакыт ип-тәшләренә ярдәмгә килергә әзер һәм үз алдына куелган бурычларны намус белән үти. Мин ышанам ки, улыгыз мондый югары әхлакый-сугышчан сыйфатларны сезнең армый-талмый хезмәт итүегез, яратуыгыз һәм кайгыртуыгыз нәтиҗәсендә алган. Сез аңарда чын ир-ат, лаеклы гражданин һәм Ватанны саклаучы тәрбияләгәнсез.» 

Мондый хат, әлеге сүзләр һәрбер ата-анага да чиксез бәхет бүләк итәр иде. Гобәевлар да улларының хезмәт чорында үзен күрсәтә алуына бик сөенә, горурлана. Тимур исә үзенең намуслы хезмәте белән энекәше Радмир өчен дә үрнәк булып тора.

Тимур Гобәев армиядә хез-мәт итү – Ватан алдында гына түгел, ә үз-үзең алдыңда да изге бурыч, дип саный: «Армия хезмәте тән белән бергә характерны да чыныктыра. Баштагы мәлне иң авыры – туган йортымнан, туганнарымнан аерылу булды. Урын алыштыру, климатка яраклашу да җиңел түгел. Шулай да армия хезмәте турында күбесенчә җылы хатирәләр генә саклана. Хезмәт итү срогы бер генә ел бит, сизелми дә үтеп китә ул, ләкин бу гомернең мизгеле бик күп хис-кичерешләр бүләк итә, тормышка да бүтәнчә, олыларча җитди карый башлыйсың, әлбәттә, яңа дуслар да табасың, кайберләре белән мин бүген дә хәбәрләшеп торам». 

Кичәге солдатның озаклап ял итәргә исәбе юк, тиз арада эшкә урнашырга тели һәм күңеленә ятышлы хезмәт белән шөгыльләнү уе белән яна.
Хезмәт итү чорында җит-ди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, солдат егет физик кына түгел, рухи яктан да ныгып кайта. Иксез-чиксез илебезнең Кораллы Көчләре хәрби частьләрендә хезмәт итеп, үзләрен уңай яктан күрсәткән солдат егетләребез өчен без бик шат.

Фото Тимур ГОБӘЕВНЫҢ шәхси архивыннан.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас