

Мин аны яшүсмер чагыннан хәтерлим. Бакалы авылында дәү әни һәм дәү әтисе янына гел каникул чорларында кайтып йөрде. Ә үсә төшкәч инде Айрат үзенең бертуган энесе Рәсүл белән ял көннәрендә дә кадерле кешеләре янында еш кунак иде. Алар үзләре Нефтекама шәһәрендә яшәсә дә, авылны үз иттеләр. Шәһәр егетләре булып йөрмәделәр. Җәй айлары җитсә инде авылда икенче тормыш башлый. Авыл балалары белән бергә шәһәрдән кайтканнар да ындыр табагына эшкә төшә иде. Айратның дәү әтисе Шәриф бабай бик уңган, булдыклы абзый, шәхси хуҗалыгында малларны да күпләп асрый иде. Шуңа күрә дә Айратка төшкә кадәр иркәләнеп ятарга мөмкинлек булмый. Көндезен дәү әтисенә йорт тирәсендә булышып, печән хәзерләп, көтүгә чыгып чын авыл егетләре булып үсте алар. Шул эшләр арасында дәү әтиләренең мотоциклына бөтен авыл яшьләрен төяп, авыл янында янәш агып яткан Кизгән елгасына төшеп су коенырга төшәргә дә өлгерә иде Айрат.
Гомумән, Айратны мин ачык йөзле, ярдәмчел, кешелекле итеп хәтеремдә калдырдым. Ул беркайчанда башка кунакка кайткан шәһәр балалары кебек танавын чөеп йөри торган егет булмады. Ул безнең белән бертигез, дустанә мөнәсәбәттә булып, аралышып, гел яклап, саклап йөртте. Шундый акыллы, басынкы балачак дустымның тормыш һәм хәрби хезмәт юллары да бик катлаулы була шул. Ул Нефтекама шәһәрендә җиденче санлы мәктәптә белем ала. Аннары Нефтекама нефть колледжында техник-электрик һөнәрен үзләштерә. Артабан армия сафына алына. Аның хәрби хезмәте дә бик авыр елларга – Чечен сугышы чорына туры килә. Айрат 1995 елдан алып 1997 елга кадәр Чечняда булып, Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Хезмәт вакытында батырлык, кыюлык, чын патриотлык һәм үз Ватанына тугрылык күрсәтә. Күрсәткән батырлыгы өчен Айрат Рәхимов "Кавказдагы хезмәте өчен" күкрәк билгесе, "Кавказдагы сугышчан хәрәкәтләр ветераны" медале, "Сугышчан туганлык" медале, "II дәрәҗә Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Армиядән соң югары белем ала, технологик процессларны һәм җитештерүне автоматлаштыру инженеры белгечлеген үзләштерә. Башта нефть-газ җиһазлары заводында, аннары “Башнефть-чыгару” җәмгыятендә эшли. Анда гади электриктан башлый һәм участок начальнигына кадәр үсә. 2022 елның октябреннән электр һәм җылылык белән тәэмин итү җитештерү мастеры булып “Газпромнефть” җәмгыятендә хезмәт юлын дәвам итә. Намуслы хезмәте өчен ул күпсанлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары ала.
Айратыбыз үзенең намусы, тырышлыгы, дисциплиналы, сүзендә тора белүе белән дә иптәшләре һәм хезмәттәшләре арасында абруй казана. Ул гомере буе спорт белән шөгыльләнә. Йөзү, милли көрәш кебек спорт төрләрендә өстенлек биреп, бик күп җиңүләр яулый. Шулай ук Айрат аеруча көрәшне үз итә. Николо-Березовкада узган Сабантуйларда катнашып, көрәш буенча «Сабантуй батыры» исеменә ия булган егет ул.
Айрат гаиләсе, балалары өчен үрнәкле әти була. Аның өч баласы – ике кызы һәм улы бар.Олы кызы Алсу Екатерибургта медицина университетында, икечесе Әлфия Бөре медицина колледжында укый, ә улы Әмир – Нефтекама гимназиясенең беренче сыйныф укучысы. Шушы балаларының шатлыгына сөе-неп яшәр вакытта, Айратыбыз үзирке белән контракт төзеп махсус хәрби операциягә китә. Аның күп кенә дуслары анда "тасма артында" сугышканнар һәм ул, патриот буларак, шулай ук читтә кала алмаган.
Сугышчан заданиегә китәр алдыннан Айрат әнисенә шалтырата. Аның соңгы сүзләре "Әни, мин сине бик яратам" була. Бу шалтыратудан соң Винира апа нәрсәгәдер борчылып, сизенеп куйган сыман була. Моңарчы улы белән элемтәдә торганда ана кеше мондый кичерешләргә дучар булмый. Бәлки улының соңгы шалтыратуы булуын аңлап ул шундый хәлдә булгандыр. Анысын инде ул аңлата алмый. Айрат та нәрсәдер алдан сизгән кебек, иң мөһимен әйтергә өлгерергә теләгән кебек әнисенә дәшә бу көнне. Йөрәк пәрасы белән сөйләшкәннән соң меңнәрчә километр ераклыктагы алгы сызыкта булган улы өчен борчылып, ана йөрәге калтыранып куя. Ана белән бала арасындагы күзгә күренми торган бәйләнеш Винира апа өчен кинәт өзелгәндәй була. Шушы вакытта инде ул үзенең батыр улын югалта. Күпме генә хәбәргә чыгарга өзгәләнсә дә әни кеше, улының тавышын башкача ишетә алмый. Бары тик аның батырларча һәлак булды дигән хәбәрен генә ала ул.
Бүген исә Айратыбыз юк. Шулай да ул безнең истәлектә мәңгелек Бакалы авылы батыры булып сакланачак.