

Чалкак авылында туып үскән, әлеге вакытта Борай авылында яшәүче Илсаф Латыйпов та сугышның нәрсә икәнең үз күзләре белән күреп белә.
Илсаф Өлфәт улы туган авылында мәктәпне тәмамлагач, Татарстан республикасының Түбән Кама шәһәрендә электр-газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Кулына белгечлек алып, озак та тормый, хәрби хезмәткә чакырыла. Солдат хезмәте Ырынбур өлкәсенең Тоцкое-4 поселогындагы хәрби частьтә үтә. Присяга кабул иткәннән соң, Самара өлкәсенә пехота хәрби машинасы йөртүчесе вазыйфасына укырга җибәрәләр яшь егетне.
Чечня ветераннары башларыннан ниләр кичергәннәрен бик сөйләргә яратмый. Барлык хатирәләрне дә күңелләрендә бер төер итеп саклый алар. «Ничек тә онытырга теләп йөрим, бер генә секундка да исемә төшерәсем килми», – күпләрдән шушы сүзләрне ишетеп, аларның йөрәк яраларына кагылырга ярамый икәнен аңлыйсың. Таулар арасында узган яшьлекләрен дә алар бер-ике сүз белән генә әйтеп үтә.
– Чечняга барасын алдан ук белә идек. Укудан соң, ирекле батальон буларак, безне Чечен республикасына җибәрделәр. Эшелон белән Ханкала поселогына кадәр килдек. Аннары безнең полкны Веденский районының Ца-Ведено авылына күчерделәр. Беренче атнаны полкта үткәргәч, блок-постка җибәрделәр. Пехота хәрби машинасы водителе буларак, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан колонналарны озатып йөрдем. Җәй көне хезмәткә алынганга, ноябрьдә Чечен республикасында идек. Бүгенгедәй хәтеремдә, яңа елны каршы алырга күп калмаган иде, кизүдә тора идек. Дүрт егеткә бер банка сгущенка биргәннәр иде. Шул банканы гына ачкан идек, безгә каршы атыш башланды. Без бу сугышка каршы нык тордык. Шул хәл ни өчендер хәтеремдә калды: яңа ел, дүртебезгә бер банка сгущенка. Хәзер барысын да искә төшерсәң, бигрәк авыр булган икән бит. Иң мөһиме – исән кайттык, – дип искә ала хезмәтен Илсаф Өлфәт улы.
Хезмәтен тәмамлап кайткач, Түбән Кама шәһәрендә патруль пост хезмәтендә полиция хезмәткәре булып эшкә урнаша Илсаф. Аннары төзәтү колониясе каршындагы дәвалау-төзәтү учреждениесендә хезмәтен дәвам итә ул. Әнисе каты чирләп киткәч, туган ягына кайтырга мәҗбүр була. Монда юл төзелешендә водитель һәм электрик булып эшли.
«Сугышчан туганлык» оешмасына 2020 елда ук керә һәм районда үткән чараларда актив катнаша. Мәктәпләргә барып, укучыларга ватанпәрвәрлек турында чыгышлар ясый. Махсус хәрби операциягә гуманитар йөк җыюда өлешен кертә. Батырларча һәлак булган якташларыбызны соңгы юлга озатуда каравылда тора. Илсаф Өлфәт улы төрле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнгән, сугышчан хәрәкәтләр ветераны.
Борай авылында тормыш иптәше Лилия белән гаилә учагы кабызып, күркәм дөнья тергезәләр Латыйповлар. Ул һәм кыз тәрбиялиләр.
– Солдатка киткәндә без малай идек, аннан ир-ат булып кайттык. Хәрби хезмәт тормышны ныграк яратырга өйрәтте. Ул еллар төшләргә керәме дип сорыйсыз. Әлбәттә, керә. Улларыбыз, оныкларыбыз өчен армия хезмәте сугыш түгел, Ватанны саклау булуын телибез, – дип сүзен тәмалады Илсаф Өлфәт улы.