Батырлар дәвере
30 октябрь 2025, 09:48

Һәр вакыт үз геройларын тудыра

Бүген, 30 октябрь көнне, Мамады авылында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Артур Галимов хөрмәтенә тактаташ ачылды.

Истәлекле чарада хәрби хезмәткәрнең әти-әнисе, туганнары, якыннары, район хакимияте, “Сугышчан туганлык” Бөтенрусия ветераннар оешмасының вәкилләре, Артурның укытучылары, авыл халкы катнашты.

– Илебезне саклап, үз гомерләрен биргән якташларыбызның көчле рухлыгына сокланмый мөмкин түгел. Чын күңелдән рәхмәт аларга. Без аларны беркайчан онытмабыз, һәрвакыт истә тотарбыз. Илгә авырлык килгәндә, халкыбыз кыю улларына таяна. Егетләребезнең батырлыгы Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора. Алар илебез бәйсезлеге өчен гомерләрен корбан итте. Артур үзенең хәрби бурычын намус белән үтәде һәм аның батырлыгы киләчәк буыннарга да үрнәк булыр, – диде үз чыгышында район хакимиятенең муниципаль хезмәт, кадрлар һәм юридик эш бүлеге начальнигы Илшат Зиялтдинов. 

Мемориаль такта Мамады авыл клубы фасадына урнаштырылган. Һәлак булган якташыбызны искә алып, җыелучылар мемориаль тактага чәчәкләр салдылар һәм бер минут тынлык игълан ителде.

Артур Мәхмүтҗан улы турында бик күп җылы сүзләр әйтелде. Чарада катнашучылар яугирне турындагы истәлекләр белән дә уртаклашты.

Һәр вакыт үз геройларын тудыра һәм без аларны беркайчан да онытырга тиеш түгелбез. Бүгенге вакыйга бүгенге авыр вакытта ничек бердәм булырга тиешлегебезнең мисалы да булып тора.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас