

Тактаташ хәрби хезмәтнең кырыс шартларында, туган җирдән еракта, хәрби антка, сугышчан һәм кешелек бурычына ахыргача тугры калган райондашыбызның клуб диварына урнаштырылды. Тантанада район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, Кушманак авыл биләмәсе башлыгы Елена Әхмәтгалиева, Роман Владмировичның әнисе Раушания Гәйдәни кызы һәм яугиребезнең улы Богдан катнашты.
– Роман үзенең хәрби бурычын намус белән үтәде һәм яшь буынга үрнәк булып калды. Безнең тыныч һәм бәхетле тормыш хакына батырларча һәлак булган каһарман безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, – дип чыгыш ясады район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев.
Тактаташны ачканнан соң барлык чарада катнашучылар аның янәшәсенә чәчәкләр салды һәм бер минутлык тынлык игълан ителде. Чыгыш ясаучылар каһарман якташыбыз турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Алар барлык якташларыбыз өчен үрнәк булган батыр райондашларыбызның каһарманлыгы турында сөйләделәр, аның һәммәбез өчен дә үрнәк, районыбызның ватанпәрвәр, лаеклы улы булуын билгеләп үттеләр.