Батырлар дәвере
29 октябрь 2025, 09:00

Исемең мəңге йөрəклəрдə яшəр, Вадим!

Яңа физкультура-сəламəтлəндерү комплексында махсус хəрби операциядə геройларча һəлак булган Вадим Заһиров истəлегенə ирекле көрəш буенча ачык республика турниры узды. Анда 16 яшькə кадəрге яшүсмерлəр катнашты. Турнирда Башкортстан Республикасы көрəшчелəре генə түгел Татарстан һəм Удмуртия Республикалары, Пермь краеның ирекле көрəш спортын сөючелəре килгəн иде.

Исемең мəңге йөрəклəрдə яшəр, Вадим!Исемең мəңге йөрəклəрдə яшəр, Вадим!
Исемең мəңге йөрəклəрдə яшəр, Вадим!

Ярышларны ачу тантанасына район хакимияте башлыгы урынбасары Гемир Нуртдинов, «Сугышчан туганлык» Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының Борай бүлекчəсе рəисе, Төньяк Кавказдагы сугышчан хəрəкəтлəрдə катнашучы Илгиз Вəлинуров, яугирнең дəү əнисе Рəфисə һəм дəү əтисе Җəүдəт Карамовлар килгəн иде. Илгиз Вəлинуров үз чыгышында Вадимның тормыш юлы һəм батырлыгы турында сөйлəде, дəү əнисе һəм дəү əтисе оныкларын патриотик рухта тəрбиялəүлəренə басым ясады. Бу көнне Рəфисə апа белəн Җəүдəт абыйга да бүлəклəр тапшырылды. Вадимның туганы Юлия Заһирова чыгыш ясап, шушындый əһəмиятле чара оештыручыларга рəхмəт сүзлəрен җиткерде. Чарада якташыбызның яуда ятып калган дуслары да бер минут тынлык белəн искə алынды.

Көн озыны барган ярышлар бик киеренке булды. Көрəшчелəр ял иткəн арада дус малайлар чорнап ала: берсе су бирə, икенчесе кулларына массаж ясый, өченчесе өстендəге футболкасын салып «җиллəткеч» ролен үти. Бу күренешлəр бəйгенең бер максаты да инде – балалар арасында дуслык җеплəрен ныгыту, бер-береңə ярдəмлəшүгə, киңəшлəшүгə өйрəтү.

Алтын медальлəргə Арсен Газизов, Рөстəм Ибəтуллин, Саид Гыйльманов, Ильяс Солтангəрəев, Солтан Хəертдинов, Артур Ситдыйков, Раил Килмəтов, Илназ Сафин һəм Илнар Арсланов лаек булдылар. Икенче урынны Данияр һəм Искəндəр Гəрəевлар, Мөнир Гəрəев, Алмаз Нургалиев, Динислам Мостафин, Ильяс Габделхакова, Азамат Дəүлəтҗанов, Адель Гафаров, Кəрим Дəүлиев һəм Динар Галиевлар яулады. Өченче урынга Эмир Латыйпов, Илмир һəм Тимур Хөснияровлар, Əмин Нурлиев, Радмир Нургалиев, Əмир Гатауллин, Əмир Хəсəнов, Руслан Карамов, Артем Марков, Илдар Зəйдуллин, Тимур Шəрəфетдинов һəм Рəсүл Гаязовлар чыкты.

Ярышларда үз үлчəүлəрендə җиңү яулаган көрəшчелəргə медальлəр, кубоклар һəм билгə тага торган чемпион билбаулары тапшырылды.

Исемең мəңге йөрəклəрдə яшəр, Вадим!
Исемең мəңге йөрəклəрдə яшəр, Вадим!
Автор:Гөлназ Хуҗина
Читайте нас