

Бу тормышта һәркем бәхетне үзенчә аңлый. Кемдер зур акча артыннан куып, чит якларны байкап йөрүдә күрсә, икенчеләре авылдагы бетмәс-төкән-мәс дөнья мәшәкать-ләренә карамый, туган җирендә төпләнеп, матур гаилә корып, балалар үстерүне өстен күрә. Кәшкәләү авылында гомер итүче Рәүфә һәм Рәнис Әхмәтовлар шундый гаиләләрнең берсе. Алар өч балага гомер биреп, югары уку йортларында укытып, олы тормышка аяк бастырды. Алай гына да түгел, улларын ил сакчысы итеп тәрбия биреп, хәрби үстергән кешеләр. “Рыцарь” позывнойлы өлкән балалары бүгенге көндә махсус хәрби операциядә. Аның өчен әти-әни кешенең ничек борчылуларын үзләре генә белән.
– Көн-төн догадабыз. Балабызның исән-имин кайтуын теләми калган көнебез юк. «Әни, догасыз калдырма. Безне монда сезнең догалар һәм Ходай Тәгалә генә саклый» ди улыбыз да, – дип сөйләде улы турында ана кеше.
Рәүфә апа Даутлар авылында Вафиннарның унбер балалы гаиләсендә унынчы нарасый булып дөньяга килә. Мәктәп елларын уңышлы укып чыгып, һөнәри белемне Яңавыл шәһәрендә ала. Бәләкәйдән медицина хезмәткәре булырга хыялланган кыз гаиләләрендә килеп туган бәхетсез очраклар нәтиҗәсендә бу максатына ирешә алмый. Ул пешекче һөнәрен үзләштереп, элеккеге “Мир” колхозында пешекче булып хезмәт юлын башлый. Чибәр, яшь кызга Кәшкәләү авылының уңган, булдыклы егетләрнең берсе Рәнис гашыйк була. Яшьләр 1984 елда матур итеп гаилә корып җибәрәләр. Гаилә башлыгы мәктәптә укытучы, Рәүфә апа мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшли. Бер-берсенә терәк булып кырык елдан артык тату гомер кичерәләр. Улларыннан башка тагын ике кызга гомер бүләк итеп, туган нигез йорты утын сүндермичә яши алар. Кызлары Римма Бөре медицина училищесын тәмамлый. Һәм моның белән генә чикләнмичә, заман белән бергә атлап Стәрлетамакта адаптик физкультура буенча югары белем ала. Бүгенге көндә үз кабинетын ачып савыктыру процедуралары эшли. Төпчекләре Резеда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында югары белем алган. Шулай ук психолог һөнәрен дә үзләштерә.
– Әти-әниебезнең йогынтысы тормышыбызда бик зур. Әтиебез булганга без булдыклы булып үстек. Аның ярдәме булмаса, тормышка ныклы адымнар белән баса алмас идек. Ә әниебезнең зирәклегенә, ачык йөзле, түземле булуына без, балалары гына түгел, барлык туганнар да соклана. Алар безнең өчен изге җан, якын дус һәм таяныч, – ди балалары.
Рәүфә белән Рәнис балаларына бу тормышның асылын төшендерә алган, чөнки үзләре шул үрнәкне гаиләдән бит.
– Менә шулай, балалар дип тырышып яткан көнебез. Картайган көнеңдә тормыш иптәшем белән балаларыбызның уңышларына сөенеп, аларның исән-сау булуларын теләп яшәү – зур бәхет. Иң мөһиме – сәламәтлек булсын, дөньялар имин булсын, улларыбыз исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсыннар, – ди алар.