– Минем карарым кинəттəн генə тумады. Энекəшем Рөстəм армиядə хезмəт иткəн вакытта контракт төзеп калды. Аның яу кырында булуы миңа тынгылык бирмəде. Ничек инде яшь кенə егет анда, ə мин монда, тыныч дөньяда? Түзеп торалмадым, үз иркем белəн киттем. Мин моңа əкренлəп əзерлəндем, физик яктан үземне əзерлəдем, шунлыктан кырыс хəрби шартларга иялəшү авыр булмады, – диде Айзат Əглетдинов.
Айзат Азат улы районыбызның матур табигать кочагында урнашкан Чалкак авылында туып-үсеп, буй җиткерə. Шуңа да аның эчкерсезлеге, матур сыйфатлары өстен куелуы сизелеп тора. Дустанə егет мəктəп тормышында актив катнаша. Андагы чаралар Айзатсыз үтми. Спортта да алдынгылардан була егет. Укуын Нефтекама шəһəрендə нефть колледжында дəвам итə. Белгечлек алган егетне армия сафларына алалар. Самара өлкəсендə хəрби бурычын үти ул. Дембельдəн соң эшкə урнаша. Соңгы елларда НефАЗ җəмгыятендə эшли.
Бергə уйнап үскəн, бергə буй җиткергəн энесенең армиядəн контракт төзеп калуын белгəч, Айзатка бик авыр була. Шул вакыттан аның тыныч тормышы тəмамлана. Күп тə уйлап тормый, ирекле нигездə контракт төзеп, СВОга китə.
– Яу кырындагы авырлыкларга түзəсең. Улымны, тормыш иптəшемне, əниемне, туганнарымны бик сагынам. Ə кыенлыкларга күнегəсең. Армия ул – зур гаилə һəм яхшы мəктəп. Ялга кайткач та, тыныч тормышка күнегергə кирəк əле менə. Йомшак характерлы кешелəргə анда җиңел түгел, – ди “Кузьма”.
Əнисе Илүзə ханым балаларын үстергəндə бер дə уллары яуда катнашыр дип уйламагандыр. Төннəрен йокламаган, өсте-башы бөтен, тамагы тук булсын дип яшəгəн əнинең йөрəге утта кайныйдыр.
Айзатның хатыны Светлана Эдик кызы иренең карарын сабыр гына кабул иткəн. Башкаларга да моны киңəш итə. “Көтегез, ышанычыгызны югалтмагыз. Улларыбыз, ирлəребез сакламаса, кем саклар безне? Тизрəк бу сугышлар тəмамланып, барысы да исəн-сау кайтсыннар иде”, – ди ул. Уллары Алмаз да əтисен сагынып көтə.
Быелгы елның апреленнəн Айзат МХО зонасында хезмəт итə. Хəрби хезмəткə зарланмый, ашау ягы, форма ягыннан һəм кораллар белəн аларның ротасы тəэмин ителə.
– Иң авыры – дусларыңны югалту. Əле күптəн түгел генə аның белəн бер өстəл артында утырасың, аннары аны яуда югалтасың да, – ди ул.
Яугиребез тиздəн кабат юлга кузгалачак. Беренче көннəрдə яу яланында курку хисе булдымы, нинди авырлыклар белəн очраштыгыз, дигəн сорауга «Курку да юк, паника да булмады. Приказ бирелгəн икəн, син үтəргə тиеш. Авырлыкларбулмады түгел, аларны да җиңəргə өйрəндек. Безнең кулдан килгəннең барысын да эшлəячəкбез, – дип җаваплады. – Кире иптəшлəрем янына барам. Мин инде сугыш чыныгуы алган солдат, андагы хəллəрне яхшы аңлыйм. Без булмасак, кем барыр? Əлбəттə, туганнарым борчыла. Бар да əйбəт булыр, дип тынычландырам үзлəрен».
Айзат Азат улы белəн аралашу миндə аның язмыш сынаулары алдында югалып калмавы, тормышны яратуы белəн соклану уятты. Исəн-имин генə йөрсеннəр, җиңеп кайтсыннар, дип телибез барысына да.