Арт-галерея күргəзмəсе буенча экскурсия үткəрелде, “Һəлак булганнарга мəңгелек хəтер, терелəргə – мəңгелек дан”, “Танып – Су. Хəтер елгасы” видеороликлары тəкъдим ителде. Видеороликлар караганда һəркемнең күзендə яшь торды.
Проект Р.Галиева исемендəге район мəдəният йорты тарафыннан Мəдəни инициативаларның Президент фонды ярдəмендə гамəлгə ашырыла. “Ният” социаль- мəдəни инициативалар автоном коммерциягə карамаган оешмасы əлеге проектның рəсми партнеры булып тора.
Гимназиядəн шəйморатчылар һəм беренче санлы мəктəпнең кадет сыйныфы укучылары сыйныф җитəкчелəре белəн арт-галереядə күрсəтелгəн экспозициялəр белəн таныштылар. Залда лаеклы тəрбия биреп, искиткеч сабыр, батыр йөрəкле, көчле рухлы солдат-егетлəр үстергəн əнилəргə игътибар зур булды. Укучылар арасында да СВОда батырларча һəлак булган якташыбызның кызы һəм мобилизация кысаларында чакырылган, əлеге вакытта яу кырында батырларча хезмəт иткəн яугирнең улы булды.
Чарада район мəдəният һəм яшьлəр сəясəте идарəлеге начальнигы, проект авторы Илгиз Харисов “Танып – Су. Хəтер елгасы” күргəзмəсенең əһəмияте турында сөйлəде, видеороликлар ясауга зур өлеш керткəн Азат Арслановка, Марат Фазлытдиновка, Денис Галиевка Рəхмəт хатлары тапшырды.
Укучылар да, əнилəр дə, гомумəн, əлеге чарага килгəн һəркем күргəзмə картиналарыннан канəгатьлек алды.