

Бүген, 27 сентябрь көнне, Карабай авылында зур тантана - ил азатлыгын яклап, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Бөек Ватан сугышы каһарманнары, Әфган җирендә үзләренең интернациональ бурычын намус белән үтәп, туган якка кайтып мәрхүм булган, махсус хәрби операциядә һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбызның хөрмәтенә обелиск ачу тантанасы үтте.
Ил азатлыгы өчен көрәшкәнннәрнең тиңдәшсез батырлыгын искә алып, исәннәр алдында баш иеп, шаhит киткәннәргә дога кылып, яшь буынны Ватанны яратырга өндәп, илгә тынычлык, ямьле көннәр, матур киләчәк теләп уздырылган митингка авыл кешеләре, кайткан кунаклар, дин әhелләре hәм балалар да җыелган иде.
Авыл халкын, килгән кунакларны шундый истәлекле вакыйга hәм шушы бәйрәм белән район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, Каенлык авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Марат Фазлыев, «Сугышчан туганлык» Борай бүлекчәсе идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәнил Закиров тәбрикләп уздылар һәм иң изге теләкләрен җиткерделәр. Аннары мәртәбәле кунаклар әлеге изге эштә олы ярдәм һәм активлык күрсәткәннәрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Шулай ук бу көнне махсус хәрби операциядә катнашучы Денис Насыйрыевка күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен генерал Шайморатов орденын (үлгәннән соң) тапшыру тантанасы булды. Рушан Кадим улы СВОда катнашучыларның әти-әниләренә, туганнарына рәхмәтен һәм чиксез ихтирамын белдереп, бүләкне яугирнең әтисе Әнуартден Насыйрыевка тапшырды.
Обелискны тантаналы ачу һәм кызыл тасманы кисү хокукы шушы авылда туып-үскән махсус хәрби операция яугире Илдар С. hәм обелиск төзүне үз өстенә тәвәккәлләп йөкләп алган Ринат Гыймалтдиновка бирелде.
Ватаныбызны яклап һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алып, обелиск янына веноклар һәм чәчәкләр салынды.
Аннары тантаналы чара матур, җылы концерт чыгышлары белән дәвам итте.