Батырлар дәвере
25 сентябрь 2025, 04:15

Ватанпәрвәрлек хисе белән янып яши

Чечен сугышының җиле безнең төбәк егетләренә дә кагылмыйча үтмәде. Әле иңнәре дә ныгып җитмәгән 18-20 яшьлек егетләрнең – моңарчы күрмәгән-белмәгән җирдә канлы бәрелешләрдә катнашулары аларның патриотик хисе, хәрби бурычын үтәү дигән төшенчәләре көчле була. Әлеге хәрби хәрәкәтләрдә безнең районнан да бик күп егетләребез катнаша. Шуларның берсе – көчле рухлы Борай авылы егете Илшат Сахаутдинов.

Ватанпәрвәрлек хисе белән  янып яшиВатанпәрвәрлек хисе белән  янып яши
Ватанпәрвәрлек хисе белән янып яши

– Уйлап та тормадык. «Син бармыйсың», – дигәч, кайберәүләр елап та калдылар. Бөтенебезнең дә Чечняга барырга теләк туган иде. Беркем дә сугыштан качмады, курыкмады, үз теләгебез белән киттек. Ул чорда патриотлык хисе, хәрби бурычны үтәү дигән нәрсә көчле иде бездә, – ди әңгәмәдәшем.
Илшат Илдус улы Борай авылында туып үсә. Дүрт яше тулу белән әти-әнисе белән Казахстанга күчеп китәләр. Анда җиде ел яшәгәч, Сахаутдиновлар кире Борайга кайта. Илшат укуын икенче санлы гимназиядә дәвам итә. Тугыз класс белем алгач, Уфа педагогия колледжына укырга керә. Шунда үзенең булачак тормыш иптәше Баймак кызы Зилияне очрата. Яшьләр арасында мәхәббәт ялкыны кабына. Укып беткәч, өйләнешергә вәгъдә бирешәләр. Әмма ләкин язмыш алар уйлаганча килеп чыкмый, Илшат армия сафына алына. Ул чорда Чечен сугышы чолганышлары була, яшь егетебез дә шунда эләгә.
– Махсус хәрби укулар үткәч, безне Чечняга алып киттеләр. Анда мин 18 ай булдым. Без бит инде 18-19 яшьлек яшь егетләр андый куркыныч хәл күргән юк иде. Шулай да бирешмәдек. Анда взвод командиры урынбасары булып хезмәт иттем. Хәрби заданиеләргә еш бара идек. Шуның өчен бик күп билгеләрем бар. “Кара тәре”, “Гвардия” күкрәк билгеләре, “Кавказда хезмәт өчен”, “Сугышчан хәрәкәтләр ветераны” медальләренә ия булдым. Ир-егет буларак без илебез сагында торырга бурычлыбыз, – дип зур горурлык белән сөйләде үзенең хәрби хезмәт юлын Илшат.
Армиядән соң туган авылына кайткан егет хезмәт юлын 72 санлы янгын сүндерү бүлегендә башлый. Кыю, белемле хезмәткәрне янгын сүндерүчедән бүлек командиры итеп тәгаенлиләр. Бу вазыйфада да ул үзен сынатмый. Бүгенге көндә исә ул каравыл начальнигы дәрәҗәсендә эшләп йөри. Эшендә тәртип булган ир-атның гаиләсендә дә һәрвакыт бер-берсенә карата игътибар һәм хөрмәт. Тормыш иптәше белән өч малайга гомер бүләк итәләр. Зилия дә кул кушырып утыра торган кеше түгел. Ул икенче санлы балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып озак еллар эшли. Уңган, булдыклы гаилә Борайда матур итеп йорт салып, бер-берсенә терәк булып яшиләр. Олы уллары Эмиль да әтисе сыман көчле рухлы егет. Аңардан патриотлык хисе ташып тора. Тиздән ул да армия сафына басачак. “Атасыннан күргән – ук юнган” дип бер дә юкка гына әйтмиләр бит инде. Эмиль да хәрби бурычын намус белән үтәп кайтыр дип ышанабыз. Чөнки аның артыннан эзенә басып үсеп килгән Илназ һәм Идел өчен ул үрнәк һәм горурлык булып тора.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас