Батырлар дәвере
10 сентябрь 2025, 10:00

Герой исеме мəңге яшəячəк

Беренче сентябрь көнне Борай авылында мөһим вакыйга булды: махсус хəрби операция зонасында батырларча һəлак булган якташыбыз – Рузел Мадис улы Хөсəенов истəлегенə аның укып чыккан беренче санлы мəктəп фасадына тактаташ куелды. Бу көн авыл халкы өчен генə түгел, бөтен район өчен дə зур əһəмияткə ия. Əлеге чара Ватанны саклаучыларга хөрмəт күрсəтү, аларның батырлыгын мəңгелəштерү символы булып тора.

Герой исеме мəңге яшəячəкГерой исеме мəңге яшəячəк
Герой исеме мəңге яшəячəк

Тантаналы чарада район хакимияте башлыгы Рушан Гəрəев, Башкортстан Республикасы Дəүлəт Җыелышы – Корылтай Рəисе Константин Толкачев, хакимият башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, район мəгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин һəм “Сугышчан туганлык” Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының Борай бүлекчəсе вəкиллəре, геройның туганнары, мəктəп укучылары һəм укытучылар катнашты.


Район хакимияте башлыгы Рушан Кадим улы үз чыгышында батыр егетнең туган ил алдындагы хезмəтен, аның соңгы сулышына кадəр Ватан сагында торуын ассызыклады. Һəлак булган якташыбызның каһарманлыгын, туган җирен яклауда күрсəткəн батырлыкларын горурлык хисе белəн искə алды һəм аның исеменең мəңгелек булуын билгелəп үтте.


Дəүлəт Җыелышы – Корылтай Рəисе Константин Толкачев билгелəвенчə, нəкъ шундый тактаташлар, һəйкəллəр яшь буында ватанпəрвəрлек тойгысы тəрбиялəүгə нигез булып тора.


“Алар якташларының батырлыгы, сугыш вакытындагы хезмəте, шушы авыр сынауны үтү өчен бер көч булып тупланганы турында белеп үсəргə тиеш. Бу – безнең тарихның бер бите, хөрмəтле якташларыбызның истəлеген саклауның чагылышы”, – диде Константин Борисович.


Төбəк Башлыгы Радий Хəбиров карары буенча, депутат яугирнең абыйсы Чечен Республикасы һəм Төньяк Кавказ төбəклəрендəге сугыш хəрəкəтлəрендə катнашкан Марсель Хөсəеновка генерал Шəйморатов Орденын тапшырды.


Тактаташ ачылу тантанасында чыгыш ясаучылар батырның кыска гына, əмма мəгънəле тормыш юлына тукталдылар. Гвардия сержанты Хөсəенов Рузел Мадис улы 1987 елның 15 сентябрендə Борай авылында туган, беренче урта мəктəптə укыган. Анда ул үзен дисциплиналы һəм актив укучы буларак күрсəткəн, спорт белəн мавыккан, мəктəп һəм район данын яклау ярышларында катнашкан, призлы урыннар алган. Мəктəпне тəмамлагач, Урал дəүлəт физик культура университетына көнчыгыш көрəш факультетына укырга кергəн. 2008 елда Рузел Русия армиясе сафларына хəрби хезмəткə чакырыла, Цхинвал шəһəрендə Төньяк Кавказ хəрби округында отделение командиры вазыйфасында хезмəт итə. «Кавказдагы хезмəте өчен кара тəре» белəн бүлəклəнгəн.


Хезмəттəн соң Екатеринбург шəһəрендəге «Уралхиммаш» заводында эшли Рузел. Берничə тапкыр Екатеринбург һəм Санкт-Петербург шəһəрлəрендə «За бег» Бөтенрусия ярым марафонында катнашкан, анда призлы урыннар алган. 2012-2014 елларда «Танып» сəламəтлəндерү лагеренда йөзү һəм физик культура буенча инструктор булып эшли.


2024 елның мартында Рузел Мадис улы ирекле нигездə РФ Оборона министрлыгы белəн контракт төзи. ВДВның 98нче дивизиясендə штурм группасы отделениесе командиры булып хезмəт итə.

Кызганычка каршы, 2024 елның сентябрендə Донецк Халык Республикасының Часов Яр торак пунктында хəрби бурычны үтəү барышында батырларча һəлак булды. Үлгəннəн соң Батырлык орденына тəкъдим ителə.


Бу фаҗига аларның туганнары һəм якыннары өчен генə түгел, бөтен авыл, район халкы өчен дə зур югалту булды.

Һəлак булган сугышчы Рузелнең бертуган абыйсы Марсель Хөсəенов җыелучылар алдында рəхмəт белдереп чыгыш ясады


– Бүген Рузел истəлегенə тактаташ ачу – энекəшемə хөрмəт һəм рəхмəт билгесе генə түгел, бəлки яшьлəрне патриотик тəрбиялəүдə мөһим вакыйга. Илебез азатлыгын һəм безгə тыныч тормыш яулаучылар турында истəлекне мəңге сакларга бурычлыбыз, – дип билгелəде Марсель Мадис улы.


Əлеге тактаташ – батыр якташыбыз Рузел Хөсəеновның Ватан алдындагы батырлыгын, аның соңгы сулышына кадəр Ватан сагында торуларын мəңгелəштерү. Бу истəлекле урын, безнең өчен горурлык чыганагы, килəчəк буыннарга батырлык, фидакарьлек үрнəге булып торыр. Аның турында истəлеклəр гасырлар буена сакланачак.

Автор:Лира ЮРАСОВА
Читайте нас