Батырлар дәвере
8 сентябрь 2025, 09:07

Җиңү белән, исән-сау кайтуларын көтеп калабыз!

Районыбызның кыю ир-егетләре, батыр уллары махсус хәрби операция башланган беренче көннәрдән үк ил алдындагы бурычны үтәүгә җаваплы карадылар.

Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның социаль челтәреннәнБорай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның социаль челтәреннән
Фото:Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның социаль челтәреннән

8 сентябрь көнне тагын бер райондашыбыз үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китте.

Район мәдәният йорты каршындагы мәйданга батырның туганнары, якыннары һәм дуслары җыелган иде.

«Бүген без якташыбызны, чын патриотны махсус хәрби операция уздыру зонасына озаттык. Борай районында яшәүчеләр исеменнән аңа ныклы сәламәтлек, рухи көч, кыюлык һәм тиз арада өйгә кайтуын телим! Без синең белән горурланабыз һәм сиңа ышанабыз! Борай районы хакимияте героебызның гаиләсенә ул өйдә булмаган вакытта бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк. Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз!», – дип язган бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев.

Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның социаль челтәреннән
Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның социаль челтәреннән
Фото:Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның социаль челтәреннән
Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас