

Өйләренә барып кергәч тә, күзгә бер фотосүрәт ташланды. Юлия ханым аңардан күзен дә алмый. Фотосүрәттән елмайган егет – Азат.
Бу гаиләдә дүрт бала үсә. Азат – беренче бала. Тырыш, җаваплы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, тәртипле – якыннары, классташлары, дуслары, укытучылары аның әнә шул сыйфатларын искә ала.
“Летчик” позывнойлы Азат Дәүләтов 1990 елның 4 июнендә Иске Карагыш авылында туган. Күченгәннән соң 1997-2001 елларда Чишмә-Борай авылында башлангыч мәктәптә укый, аннары укуын Яңа Тазлар мәктәбендә дәвам итә. Азат игелекле, кызыксынучан, тыныч малай булып үсә. Уку елларында тырыш, намуслы укучы була, әдәбият укырга ярата, спорт белән шөгыльләнә, сыйныфташлары арасында ихтирам казана. 2008 елда Бөре политехник техникумына укырга керә.
Беренче курсны тәмамлагач, үз теләге белән Русия армиясе сафларына китә. Таҗикстанда мотоукчылар часте составында хәрби хезмәтен үти. Армиядә хезмәт иткәннән соң укуын техникумда дәвам итә. Төзелештә вахта ысулы белән эшли, май заводында оператор, «Кама» хуҗалыгында терлекче, О. Гайфетдинова шәхси эшмәкәрлегендә балта остасы була, төзелеш һәм ремонт белән шөгыльләнә. 2022 елның көзендә мобилизация кысаларында үз теләге белән китү ниятен белдерә. Күпбалалы ир-атларны кайтарып, 25 октябрь көнне Казан янындагы полигонга барып, райондашларыбызга кушыла. Беренчел укуларны озак үтми Азат, шунда ук Ростов ягына алып китәләр.
Азат Донбасстан якыннары белән еш элемтәгә чыга. Соңгы сөйләшү декабрь башында була. Шуннан соң аннан хәбәрләр булмый. Яңа ел алдыннан бер абзый Азатның үлүен әйткәч, ана күңеле ышанырга теләми. «Мин улымның исән булуын теләп Ходайга ялвардым. Ахырга кадәр аның белән барысы да яхшы булуына ышандым…» – ди Юлия Данис кызы, яшьле күзләрен сөртеп. Өметне өзгән документта Азат Дәүләтовның 25 декабрьдә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булуы турында әйтелә. Ул ахырга кадәр хәрби антына тугры кала, Ватанны саклаганда чын геройлык күрсәтеп һәлак була. Азат Чишмә-Борай авылы зиратында җирләнгән.
Өч елга якын вакыт үтеп барса да, ана күңелендәге яра яңармый.
– Кечкенәдән һәркем белән уртак тел таба белә, бөтен кешенең игътибарын яулый ала торган булып үсте. Мәктәптә дә яхшы укыды. Укытучыларыннан аның турында бер начар сүз дә ишеткәнем булмады. Хәтта бер укытучысы “Азатта Ленин бабай башы” ди торган иде. Көчле, максатына омтылучан, мәрхәмәтле, гел елмаеп кына тора, бик аралашучан иде. Ул минем уң кулым булды. Бик сагынам улымны, ул җитми миңа, – ди яугирнең әнисе.
Азатның әнисеннән аның позывное турында сораштым. Монда да кызык хәл булган икән.
– Яу кырында булганда, Азат нигәдер шәһәргә китә. Бәлки, азык-төлек алыргадыр, яки медицина препаратлары кирәк булгандыр, анысы миңа билгесез. Кире кайтканда караңгы төшкән була. Чит җирдә юлны белмәгән кеше адашырга да күп сорамый. Шулай итеп, Азат та адашып, бер ябык аэродромга барып чыга. Ул шул аэродромга ничек кергәндер, билгесез, әмма шул хәлдән соң аны летчик дип йөртә башлаганнар. Моның турында бергә хезмәт иткән иптәше, Мишкә районы егете
Саня сөйләде. Азатны озаткач, Саня килеп улымның документларын тапшырды, бергә хезмәт иткән вакытлары турында уртаклашты. “Үлем ике килми, дип гел алдан йөри торган иде Азат. Иптәшләренә тугры дус булды ул. Шуңдый хезмәттәшемне югалтуы бик авыр” – диде Саня. Әлеге вакытта ул яраланып, реабилитация үтеп йөри. Еш кына килә безнең янга, – ди Юлия Дәүләтова.
Юлия Данис кызының кече улы Данир 2022 елның ноябрендә армия сафларына алына. Хезмәткә озатканда улына үгет-нәсыйхәтләр әйтеп җибәрә ана. Хезмәтен тәмамларга күп тә калмый, улының контракт төзеп калуын белә Юлия ханым.
– Улымның Украинага барырга җыенуы турында белгәч, бу хакта уйлый да күрмә, дип, аны бу уеннан кире кайтырга күндерә башладым. “Әни, борчылма. Барысы да яхшы. Мин – чын ир-егет. Илемә куркыныч янаганда, ничек тыныч кына яшәп ятыйм? Абыемның гомере өзелгән җир дә бит бу. Үзеңне минем урынга куеп кара. Мин монда килергә тиеш идем. Әни, улыңның илне сакларга китүе белән горурлан!” – диде, – дип сөйли ул.
Бүгенге көндә бер улын яуда югалткан, икенчесе өчен янып-көеп яшәгән бу ханымның күңелендә утлар кайныйдыр.
Улының бүген СВОда булуына борчылса да, ананың күңелен горурлык хисе дә били. Чыннан да, безне аның улыдай ир-егетләр сакламаса, кем яклар?
Әйткәндәй, Юлия ханым үзе дә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыючыларның иң актив кешеләренең берсе. Җәмәгать эшләрендә кайнап яшәү борчулы уйлардан да арындыра, диләр. Мөгаен, бу дөрес сүзләрдер.
– Көннәрем Аллаһ Тәгалә-дән “Бер улымны алдың, икенчесен исән-имин кайтар”, – дип ялварудан башлана. Вакыт үтсә дә, кайчак та Азатымның соңгы сулышын алган җиргә барасы килә. Каберенә дә еш барабыз. Ә Данирның тавышын ишетмәгән көннәремдә күздән яшьләр кипми, – дип сүзен тәмамлады ана.
Чыннан да, Юлия Данис кызы кебек ил аналары булганда, ул үстергән хәрби кебек ватанпәрвәр улларыбыз булганда, безгә бернәрсә дә куркыныч түгел!