Батырлар дәвере
27 август 2025, 09:00

Батырлык дəресе үтте

Шабай авылында Армия мəдəнияте көннəре кысаларында авыл клубының мəдəни оештыручысы Ирина Рəхимова һəм китапханəче Рəзифə Фазлыева «Ватанның данлыклы уллары» дигəн батырлык һəм патриотизм дəресе үткəрделəр.

Батырлык дəресе үттеБатырлык дəресе үтте
Батырлык дəресе үтте

«Ватанны саклаучыларга дан» дип аталган китап күргəзмəсе эшлəнде. Күргəзмəдə тарихи даталарны һəм билгеле хəрбилəр турында язылган əсəрлəр кергəн китаплар урнаштырылды. Презентациядəн чарада катнашучылар Русия армиясенең билгеле шəхеслəре турында белделəр. Ирина Рəхимова якташыбыз, генерал-майор, Русия Герое Миңнегали Шəйморатов турында җентеклəп сөйлəде. Ул шулай ук Советлар Союзы Геройлары, Борай җирендə туып- үскəн С.Майский, Ə.Закиров, Т.Гыйлəҗетдинов һəм Дан орденының тулы кавалеры О.Кашапов турында сөйлəде.

– Бүген безнең ил катлаулы вакытлар кичерə. Русия яңадан кешелəрне яклауга басты. Намус һəм бурыч сүздə түгел, ə гамəлдə сынала. Безнең хəрбилəр көн саен батырлык һəм каһарманлык күрсəтəлəр. Алар арасында авылдашларыбыз Сафиуллин Руслан һəм Исламов Рим, шулай ук Шабай балалар йортында тəрбиялəнүчелəр дə бар. Кызганычка каршы, сугыш – ул югалтулар. Һəлак булучылар исемлегендə районыбызегетлəре күп, шул исəптəн балалар йортында тəрбиялəнгəн өч кеше дə бар. Аларның үлеме – безнең барыбыз өчен дə зур югалту, – диде Рəзифə Фазлыева.

Чара азагында һəлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белəн искə алдылар.

Автор:
Читайте нас