Махсус хəрби операциядə катнашкан якташыбыз “Хабик” позывнойлы яугир үзенə йөклəтелгəн бурычны җиренə җиткереп башкара. Мон күптəн түгел əнисе исеменə гвардия подполковнигы А. Година култамгасы белəн килгəн Рəхмəт хаты ачык дəлилли.
Хатта шундый юллар бар: “Хөрмəтле Əлфия Касыйм кызы! Сезгə горурлык белəн хəбəр итəбез, Сезнең улыгыз гвардия өлкəн сержанты Украина шəһəрлəрен һəм авылларын миллəтчелəрдəн азат итү буенча үзенең хəрби һəм патриотик бурычын намус белəн үти. Полкта хезмəт итүнең беренче көннəреннəн үк ул үзен намуслы һəм үтəүчəн хəрби хезмəткəр итеп күрсəтте, командирлары һəм сугышчан иптəшлəре арасында ихтирам һəм абруй казанды. Хезмəттəшлəре өчен ул батырлык һəм тəвəккəллек үрнəге булып тора.
Улыгызны Ватанны һəм аның дəүлəт мəнфəгатьлəрен ышанычлы яклаучы итеп тəрбиялəгəнегез өчен Сезгə чын күңелдəн рəхмəт белдерəм. Сез улыгыз белəн горурлана аласыз, ул сезнең гаилəгезнең намусын төшерми Ул оештыру сəлəтлəренə ия, катлаулы һəм куркыныч хəллəрдə дə салкынканлылык, чыдамлык күрсəтеп, бар көчен, осталыгын эшкə җигеп, билгелəнгəн максатка ирешə ала. Шундый ул үстергəнегез өчен Сезгə зур рəхмəт!”.
– Рəхмəт хаты килгəн көнне, əйтерсең дə, шатлык күтəреп кайттым, барлык туганнарыбыз белəн сөендек, – ди Əлфия Хəбибуллина.
– Бəлəкəйдəн үк үткер, тапкыр, шаян, тырыш булды улым. Күрше-күлəнгə, олысыкечесенə гел ярдəмлəшеп, тырышлык белəн үсте. Кайда гына йөрмəсен, нинди кешелəр арасында булмасын, үзенə бик тиз арада иптəшлəр таба. 2022 елның көзендə махсус хəрби операциягə китəргə контракт төзүен дə əйтмəде. Китəр алдыннан гына белдерде. Бер анага да газиз баласын күз күрмəгəн, аяк басмаган җирлəргə җибəрүе җиңел түгелдер ул. Шулай да командирларыннан рəхмəт сүзлəре белəн сугарылган хатлар, шатлыклы хəбəрлəр килгəч, рəхəт икəн ул.
Əйе шул, горурланырлык малай үстергəн Əлфия ханым. Чын патриот – үз иле өчен хезмəт итүче. Хезмəт бурычларын чит җирлəрдə дə хокук саклаучы исеменə тап төшерми лаеклы үтəүче якташыбызның туган йортына исəн-имин кайтуын, ə Əлфия Хəбибуллинага сабырлык телибез.