

Район үзəгеннəн шактый еракта, ямьле Агыйдел ярында урнашкан Яңа Ялдəк авылы сылуы ул Диларə. Əти-əнисенең бишенче, төпчек сабые. Гаилəдə иң кечкенəсе булса да, иркə бала димəс идем мин аны. Тырыш, уңган, булдыклы ул. Өстəвенə уйлаган уен, əйтəсе сүзен дə ярып сала белə, кем əйтмешли, “кəнфитлəнеп” тора торганнардан түгел. Бəлəкəйдəн шундый, уйлаганын – чын, хы- ялын – максат итеп, шул максатына ирешə торган булып үсə ул. Бар гомерен авылдагы колхоз эшенə багышлаган əти-əнисе кызларының урта мəктəпне тəмамлаганнан соң укытучыга укырга ниятлəгəнен дə бик риза булып, фатихалап кабул итəлəр. Диларəнең укытучы булу телəге шулай булырга тиеш кебек тə хəтта, чөнки авыл кызлары матур итеп киенгəн, кулында һəрчак китабы булган укытучы апаларга кечкенəдəн ошарга тырышып үсə иде ул вакытларда. Укытучы дипло- мын алган көненнəн инде егерме еллап вакыт үткəн Диларə Фəнəви кызының. Бүген ул Борай өченче урта мəктəбенең югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы. Кайчандыр берничə ел башкорт теле һəм əдəбияты дəреслəрен дə укытуын исəпкə алсак, алты чыгарылыш класс укучысы бар аның. Укучылары да Диларə Фəнəви кызының үзенə ошаганнар – үткерлəр, зирəклəр, булдыклылар, тырышлар. Шулай булмыйни, укытучы апалары бит аларны нəкъ шул сыйфатларга ия булырга өйрəтə. Менə беренче сентябрьдə ул тагын яңа беренчелəрне үзенең җылы канаты астына җыячак, янə яңа укучылар, яңа ата-аналар белəн яңа уку елын башлаячак.
Азат – район үзəге Борай егете. Ул да күпбалалы гаилəдə тəрбиялəнгəн, өч баланың икенчесе. Азат турында бүген бер генə сүз язсак та, аның нинди булуы турында барысы да аңлашылачак. Ул – махсус хəрби операция яугире. 2022 елда өлешчə мобилизациягə кадəр ерак Себер якларында эшлəп йөргəн Азатка яуга барырга повестка килə. Диларə əйтмешли, бу көн аларның гаилə тормышын икегə – сугышка кадəр һəм бүгенгегə бүлə. Менə инде өч елга якын Азат Нафыйк улы ил кушканны намус белəн үти. Берничə тапкыр яраланып кайтып, бераз савыккач, янə яу яланына юллана. Күрсəткəн батырлыклары өчен берничə наградасы бар. “Ил чакырган – ир барган”, шушы гыйбарə нəкъ аның турында.
Ходайга шөкер Минһаҗевларның уллары Айзат һəм кызлары Амелия бик матур итеп үсеп килə. Айзат быел көрəш буенча спорт мастерлыгына кандидат исемен яклады. Ике ел рəттəн көрəш буенча Русия беренчелегендə икенче урын яулады ул. Кайчандыр əнисе кулларыннан җитəклəп көрəш тренеры Фəнзир Ногомановка алып барган иде, менə хəзер Айзат үз яше һəм үз авырлыгы буенча барлык зона, республика, хəтта ил күлəмендəге чемпионатлар, беренчелеклəрдə җиңүче исемен яулый. Тренер лары Ралит Гəрəев һəм Артур Зөлкарнəев егеткə зур өметлəр баглый.
– Бəлəкəйдəн көчле булды ул безнең Айзат. Егет кеше өчен спорт үз максатларына ирешергə, тырышып тапканның кадерен белергə өйрəнергə бик яхшы нəрсə. Шуңа да без əтисе белəн аны көрəшкə бирергə булдык. Дөрес уйлаганбыз, – ди əнисе Диларə Фəнəви кызы.
Ə Айзат бөтен җиңүлəрен əтисенə багышлый. Əтисе ил мəнфəгатен яклап йөргəндə,улы өчен тыныч булырлык шул. Батыр əтинең батыр улы бар.
Ун яшьлек Амелиянең дə үз шөгыле бар. Ул – балалар иҗат йортының “Идел” бию ансамбленə йөри. Ул да абыйсыннан һич калышмый, ансамбль составында шактый җиңүлəргə ирешергə өлгергəн дə инде.
Гадəттə, берəрсе турында язарга сорашканда, хыялларыгыз нинди, килəчəккə планнарыгыз белəн бүлешсəгез иде дип сорыйсың. Бу юлы алай түгел. Диларə белəн икебез бер уйда – илдə тынычлык булсын, бу сугышлар тизрəк бетсен иде. Бəлəкəй генə Амелиянең дə, батыр Айзатның да уе шул. Үзлəре бала гына əле, ə уйлары зурларныкыча. Аларның хыял да, уйлар да бер – əтилəре янда булсын, кайтсын да башкача алар яныннан бер кайда да китмəсен.
Минһаҗевлар телəгенə тоташ ил халкы кушыла.