Аерым алганда, икеләтә тәэмин итү хокукы, әгәр инвалидлык 2022 елның 24 февраленнән - Украинада, Донецк һәм Луганск халык республикалары (ДХР һәм ЛХР) территорияләрендә, ә 2022 елның 30 сентябреннән Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә алынган булса, Русия Кораллы Көчләренә ярдәм итүче оешмалар белән килешү төзегән махсус операция (СВО) катнашучыларына кагыла. Аларга картлык буенча страховка пенсиясе яисә тиешле еллар эшләгән өчен түләү белән бергә инвалидлык буенча пенсия алу мөмкинлеге бирелә.
Закон, шулай ук, 2014 елның 11 маеннан сугышларда катнашу нәтиҗәсендә республикалар формированиеләре составында инвалид булган Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы иреклеләренә һәм хәрби хезмәткәрләренә дә кагыла.
Элегрәк Владимир Путин хәрби хәрәкәтләр зонасыннан әйләнеп кайтмаган СВОда катнашучыларның гаиләләренә 30 көн эчендә түләүләрне исәпләп чыгарырга мәҗбүр иткән законга кул куйган иде. Шул ук шартлар хезмәт бурычларын үтәгәндә яраланган СВО сугышчыларының, полицейскийларның, росгвардиячеләрнең һәм янгын сүндерүчеләрнең страховка түләүләренә дә кагылачак.
Узган елның ноябрендә Русия Хөкүмәте хәрбиләргә җәрәхәтләр өчен түләүләр күләмен раслады. Әйтик, авыр җәрәхәтләр алган сугышчылар - 3әр миллион сум, җиңел җәрәхәтләр белән 1әр миллион сум алачак. Калган җәрәхәтләр өчен түләү 100 мең тәшкил итәчәк.