

– Контракт төзедем дигәч тә, бик тә дулкынландык, курыктык инде, билгеле. Ләкин ил алдында хәрби хезмәтен тулысынча үз вакытында үтәгән кеше, Русия гражданины буларак, бу юлы да, алгы сызыкка баруны үз бурычы итеп кабул итте. Улыбызны озаткан вакытта бик борчылдык. Ансыз булмыйдыр, чөнки алда билгесезлек. Бу курку һәм борчылу горурлык хисләре белән берләште. Чөнки улыбыз үзен тыныч, чын ирләрчә тота белә. Шуның белән дә безгә артык борчылырга урын калдырмый кебек, – дип сөйли хәрбинең әнисе Лилия Мәүлетдин кызы.
Әлбәттә, баланы хәрби бурычын үтәргә озату ата-ана өчен авыр. Озату мизгелләрен дә күңеле тулып искә ала Лилия ханым. Егет якыннарын борчымаска тырыша, аларны һәрчак тыныч булырга өнди.
– Дөресен әйткәндә, улыбыз андагы хәлләр турында бер нәрсә язмый да, сөйләми дә. Аның сүзләренчә, барысы да яхшы, бары да әйбәт. Армиядә чагында да шулай иде ул, бернәрсә дә сөйләгәне булмады. 2016 елда Чечен сугышында катнашканда да шулай үзен тыныч тотты. Чын ир дип уйлыйм мин аны. Әни, кайгырма, бар да яхшы, ди ул. Төрле хәлләр булгандыр инде. Ләкин бер тапкыр да сукранганы булмады. Әлегә кадәр, бар да әйбәт, дип тора. Аңлыйм инде, безне борчыйсы килми. Безгә сөйләп тә андагы хәлләр җиңеләйми бит инде, – ди әңгәмәдәшем.
“Татарин” күптән түгел кыска вакытлы ялга кайтып киткән. Ул контрактын икенчегә озайткан. Әнисе: “Улым, бәлки кире уйларсың”, – дип караса да, батыр йөрәкле солдатның сүзе катгый була: «Әни, минем ярты йөрәк шунда бит. Илебезне сакларга тиешмен, монда тыныч күңел белән яши алмыйм», – ди ул.
Язмам герое Лилия апа үзе дә сабыр холыклы, ачык йөзле, көчле рухлы, мөлаем ханым. Язмыш аны бик каты сынаса да, ул авырлыкларга, кайгыларга баш ими. Балаларым, дип янып яшәүче ана ул. Ул тумышы белән Сүлҗибаш авылыннан. Мәктәп елларыннан соң Бөре шәһәрендәге училищеда бухгалтерлыкка укый. Хезмәт юлын “Сосновый бор” ял йортында һөнәре буенча башлап җибәрә. Һәр атнаны авылга әти-әнисе янына ялга кайтып йөри. Булачак тормыш иптәше Әлфисне дә шул бер ялга кайткан вакытында юлда очрата. Әлфиснең ул вакытта мәгариф бүлегендә водитель булып эшләгән чагы була. Яшь егет Лилиягә бер күрүдә гашыйк булып, гаилә корырга тәкъдим ясый. Менә шулай итеп матур Дәүләтшиннар гаиләсе барлыкка килә. Тормыш иптәше Әлфис янына Лилия дә кайтып эшкә урнаша. Матур тормыш корып, өч балага гомер бүләк итеп, тату яши алар. Тик аларның гаилә капкасын ачы кайгы җиле шакый. Икенче уллары Артур бер яшьтән артык гомер генә яши. Сабый тумыштан авыру булып туа һәм гомере дә бик кыска була аның. Һәр ана сыман Лилия ханым да баласын югалту кайгысын авыр кичерә. Олы улы бик бәләкәй булса да әнисенең юанычы, куанычы була. Артабан уллары берүзе генә үсмәсен дип, аның янына кыз бала дөньяга аваз сала. Абый кеше бәләкәйдән туган кадерен белеп, сеңлесенең яклаучысы да, саклаучысы да була.
– Улым, әллә малай кеше булганга, Алсудан аермалы булды. Ул бәләкәйдән мылтык, техника яратты һәм хәрби кием кия торган эштә эшләргә хыялланды. Ул армиядән кайтканда мин ведомстводан тыш хезмәтендә бухгалтер булып эшли идем. Улымның балачак хыялын тормышка ашыру өчен үземнең янга эшкә урнаштырдым. Шуннан ул полиция хезмәте буенча хезмәт юлын дәвам итте. Улым минем бик тырыш, уңган. Мин аның шундый көчле рухлы булуына горурланам, – дип әңгәмәне тәмамлады ана кеше.
Лилия апа үзе дә кул кушырып утыра торган кеше түгел. Ихата тутырып гөлләр үстерә. “Аларга карап юанам, эч серләремне сөйлим”, ди ул. Хаклы ялда булуына да карамый, ул бүгенге көндә питомникта агач үсентеләре үстерүдә эшли.