Батырлар дәвере
24 июль 2025, 05:15

Патриотлык хисе көчле аның

Чечен Республикасы һәм Төньяк Кавказ төбәкләрендәге сугыш хәрәкәтләре – ил тарихында уелып калган тагын бер канлы вакыйга. Артем Атнафиков та контртеррористик операцияләрдә катнаша.

Патриотлык хисе көчле аныңПатриотлык хисе көчле аның
Патриотлык хисе көчле аның


Артем Мамады авылында туа. Гаиләдә өч бала үсә. Энесе Эдгар белән сеңлесенә Оксанага үрнәк була ул. Башта туган авылы, аннары Әҗәк мәктәбендә белем ала Артем. Сыйныфның һәм мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнаша ул. Бөре шәһәрендә шоферлыкка укып чыккач, армия сафларына алына. Хезмәтен Ростов өлкәсенең казак лагерьларында эчке гаскәрләрдә башлый. Яшь сугышчы курсын Персиановка шәһәрендә 3654нче частьта үтә, сержант исеме ала. 1999 елның 2 октябрендә аның бүлекчәсе Чечен Республикасына җибәрелә. Урус-Мартан шәһәрен басып алган вакытта хәрби хәрәкәтләрдә катнаша Артем. 2000 елның 6 июненә кадәр ул контртеррористик операцияләрдә була. Шул ук елда аңа Ватанны саклаганда күрсәткән фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен Русия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан рәхмәт белдерелә.
– Безне бер айлап әзерләделәр. Кая алып барасын да әйтмәделәр. Андый вакытта, гомумән, сайланып тормыйлар, төяйләр дә алып китәләр, төяйләр дә алып китәләр. 90нчы елларның нинди булуларын үзегез дә беләсез инде. Ул чорда патриотлык хисе, хәрби бурычны үтәү дигән нәрсә көчле иде бездә. Уйлап та тормадык. Бөтенебезнең дә Чечняга барырга теләк туган иде. Беркем дә сугыштан качмады, үз теләгебез белән киттек. Башта курку, нәрсәдер көтү кебек хисләр булды. Адәм баласы куркырга да тиеш инде. Аннары өйрәнәсең, кая китәсең. Без аны шулай тиеш дип кабул иттек. Төрле шартларда яшәдек. Палаткаларда да, коры җир өстендә дә, җир астында блиндаж чокып та йокларга туры килде. Йомшак караватларда ятмадык, гел җирдә булдык. Үлемнән калган чакларны сөйлисем дә килми. Күрдек инде, үлемен дә күрдек, «Груз-200» белән бергә хезмәт иткән егетләрне дә озаттык, яраландык та, – ди ул елларны хәтере аша үткәреп, язмам герое. – Сугыш кайда гына булса да сугыш инде, Аллага шөкер, без исән-имин кайттык, киләчәктә дә илләребез тынычланып, махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләребез туган якларына аяклары белән кайтсыннар иде дигән теләк белән яшибез. Кулыбыздан килгәнчә, ярдәм итәргә тырышабыз, гуманитар йөк җыябыз. Һәлак булып кайткан якташларыбызны да хөрмәт белән озатабыз.
Артем әтисе эзләре буенча китә, эретеп ябыштыручы һөнәрен сайлый. Эшчәнлеген “Росатом”да электр-газ белән эретеп ябыштыручы булып башлый, ә бүгенге көндә вахта ысулы белән Нефтеюганск шәһәрендә шул ук һөнәр буенча эшли.
«Сугышчан туганлык» оешмасына 2022 елның 14 августында керә һәм районда үткән чараларда актив катнаша. Мәктәпләргә барып, укучыларга ватанпәрвәрлек турында чыгышлар ясый.
Туган авылында тормыш иптәше Лилия белән гаилә учагы кабызып, күркәм дөнья тергезәләр. Лилия тумышы белән шушы авылдан, авыл клубында мәдәни оештыручы булып эшли. Уллары Леонид Сахалинда ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Хәзер Нефтеюганск шәһәрендә, әтисе белән бер оешмада эшли ул. Атнафиковларның кызлары Анастасия Борай авылының икенченче гимназиясендә укый, сигезенче сыйныфка күчте.
Атнафиковлар мал тоталар, кош-корт асрыйлар, бакчаларында яшелчә-җимеш мул уңыш белән сөендерә, төрле чәчкәләр тирә-якны матурлап утыра.
Фото шәхси архивтан.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас