

Бүген аңа илле яшь тулган булыр иде. Алтын юбилее дип туганнары, дуслары җыелышыр иде. Əмма без аны инде котлый алмыйбыз. Илдар район үзəге Борай- да туып-үскəн, биредə эшлəгəн, яшəгəн, дүрт балага гомер биргəн, аның монда туганнары да, дуслары да, аны белүчелəр дə бихисап. Əйдəгез аны искə алыйк, исемен тагын бер горурлык белəн кабатлыйк дигəн максатта шушы язманы язарга булдым.
– Илдар белəн безнең ара дүрт яшь. Бик тере, шук, җитез малай иде ул бəлəкəй чагында. Һəрчак миңа ияреп, минем дусларым белəн дус булып үсте ул, – дип энесе турында сөйли абыйсы Илһам. – Əниебез Рəхилə Нурмөхəмəт кызын, əтиебез Варис Мөбəрəк улын борайлылар яхшы белə. Алар гомер буе хезмəттəн башканы белмəделəр, күрше-тирə белəн туганнардай дус- тату яшəделəр. Безне дə Илдар белəн шундый булырга өйрəтеп үстерделəр.
Илдар Харасов бəлəкəйдəнспорт белəн шөгыльлəнə, урамда хоккей яки футбол уеннарының берсен дə калдырмый. 1982 елда Борай беренче урта мəктəбенə укырга керə. Урта мəктəпне тəмамлаганнан соң, водитель булып эшлəгəн əтисе эзеннəн китəргə телəп, ДОСААФта водитель һөнəренə укып чыга. Кечкенəдəн əтисе янында чуалып, бергə машина ремонтлап, техниканың эчен-тышын ун бармагыдай белгəн Илдарны башка һөнəрдə күз алдына китереп тə булмый. Аны район үзəк дəваханəсенə ашыгыч ярдəм автомашинасын йөртергə эшкə алалар. Хəрби хезмəткə ул шуннан китə.
Хəрби хезмəте аның чечен кампаниясе чорына туры килə. 1994 елда ул хезмəт иткəн полкны Кавказ регионы Чечен Республикасына җибəрəлəр. Əти-əнисенə ул андагы алышлар, үзенең күрсəткəн батырлыклары турында сөйлəми, белгертми, егет кешенең бурычы дип кенə кабул итə. Ə ул бит, 19 яшьлек егет, чын батырлык күрсəтə. Бу 1995 елның март ае була. Чечен-Ингуш республикасының Шалинский районы Сержень-Юрт авылы янында Илдар хезмəт иткəн мотоукчылар полкы каты алышта була, яралыларны алып чыгарга кирəк. Күп водительлəр ризалашмый, шунда ул руль артына утыра. Кабинаны бронежилетлар белəн каплап, яралыларны төяп, Илдар машинаны бик югары тизлектə, атышу астында алып чыга. Моның өчен аңа “Батырлык өчен” медале бирелə. Командирларыннан килгəн төрле Мактау, Рəхмəт хатлары, бергə хезмəт иткəн иптəшлəренең сөйлəүлəре аша гына белə əти-əни улларының яудагы бу батырлыгын.
– Армиядəн кайткач, хезмəте турында сорашсак та, сөйлəргə яратмады. Һəлак булган иптəшлəрен еш искə алды, – ди Илһам абый.
1995 елның маенда туган якларга кайткач, район хəрби комиссариатына водитель булып эшкə урнаша Илдар. Өйлəнə, мəрхүм əти-əнисе корган, үзе тəпи киткəн, канат ныгыткан туган нигезендə тормыш көтə,дөнья йөген тарта.
2022 елда махсус хəрби операция башлангач та Илдар еш кына анда барырга телəге барлыгын белдерə башлады. “Анда бит яшь кенə балалар һəлак була. Мин бит сугышны күргəн, ут эчендə булган кеше. Үземнең хəрби тəҗрибəм белəн илемə күбрəк ярдəм итə алам”, - дип кабатлый иде. Махсус хəрби операция зонасыннан һəлак булып кайтарылган егетлəрне озату чарасының берсеннəн дə читтə калмады ул, почетлы каравыл булып та торган чаклары булды. Шул вакытлардан соң “ярдəм итə алам” дигəн сүзлəр ешрак ишетелде.
Чечен республикасындагы канлы алышлардансоң дистəлəгəн еллар узса да, Илдар үзенең хəрби антына тугры булып калды. Ул үзен солдат, ил чакырса, һəрчак əзер торган яугир итеп хис итеп яшəде. Шул хəрби анты аны янə яуга чакырды һəм ул хатынына, балаларына, абыйсына əйтми генə ирекле нигездə Русия Федерациясе Оборона министрлыгы белəн контракт төзеде. Якыннарына махсус хəрби операция зонасына юлланырга ике көн кала гына хəбəр итте. 2024 елның октябрендə яуга кузгалды Илдар. Штурмчылар подразделениесенə элəгə ул. Тик шул ук елның 7 декабрендə батырларча һəлак булды.
– Без Илдар белəн бəлəкəйдəн якын булып үстек. Абыйлы-энеле туганнар гына түгел, чын якын дуслар идек. Əти белəн əни мəрхүм булгач, аеруча нык якынлаштык. Мин Нефтекама шəһəрендə яшим. Үз йортыбызны булдырырга ният бар икəнен аңа əйткəч тə, “абый, дөрес уйлагансың, эшлибез без аны”, диде. Өебезнең бер генə почмагы да юк аның кулы тимəгəн. Балта эшенə осталыгы бар иде инде аның. Малайларын да инструмент тотарга өйрəтеп үстерде. Киленебез Флисəнең тормыш көтəргə акыллы, яхшы укыган, ышанычлы, əтилəреннəн эшлəргə өйрəнеп калган уллары Илфар белəн Илсур калды. Төпчеклəре Элина гына бəлəкəйрəк, быел 1нче класска укырга барачак. Илдар энемнең олы кызы Наилə үзе əни инде, ул үстерə. Энемнең үзеннəн соң батырлыгы, якты эзе, яхшы исеме калды. Үзе генə юк, – дип янə бер сагынулы сүзлəре белəн искə алды Илһам абый.
Шулай, гомер үтə бара, илдə батырлар туа бара Алар илебез азатлыгы өчен башларын салсалар да, кеше хəтерендə яшилəр. Онытмый халык ул батыр улларны. Без дə Илдар туганыбызны онытмыйбыз, ул якыннарының хəтерендə, хатынының йөрəгендə, балаларының яхшы укуында, яхшы гамəллəрендə яши.