Батырлар дәвере
10 Июля 2025, 09:51

Ул Әфган сугышында катнашкан

Флорид Әхмәтгалиев – сугышчы-интернационалист.

Фотосурәтмә Флорид Әхмәтгалиевның шәхси архивыннанФотосурәтмә Флорид Әхмәтгалиевның шәхси архивыннан
Фотосурәтмә Флорид Әхмәтгалиевның шәхси архивыннан

Бу кангойгыч сугышка беренчеләрдән булып алынып, Әфган җирен үзенең кирза итекләре белән таптаган, сугышның беренче хәрәкәтләренең шаһиты. Аңа бәхет елмайган, ул исән-сау туган йортына кайта алган. Тик таш-кыялар арасында башын салган, бу сугыштан кайтырга насыйп булмаганнар турындагы истәлекләр интернациональ бурычларын үтәп кайткан Флорид Әнвәр улының җанын тетрәндерә, яраларын кузгата. Якташыбызның бүләкләре күп, әмма иң кадерлесе һәм иң мөһиме – “Батырлык өчен” медале.

Флорид Әхмәтгалиев 1960 елны Ает авылында туган. 1979 елны Кораллы Көчләр сафына алына. Беренче елын Казанда хезмәт итә. Яңа гына солдат каешын таккан егетләр ул вакытта әле туган илләреннән еракта – Әфганстанда хезмәт итеп бетерергә туры киләчәген белмиләр шул.

Флорид абый ул көннәрне исенә төшерергә яратмый. Ул Кабул янында хезмәт иткән. Ел буе ул өен, якыннарын һәм туганнарын сагынып, әнисе кулларының җылысын, яңа пешкән ипи исен, кайгысыз бала-чагын һәм яшьлеген исенә төшергән. Ә инде бөтенләй түзә алмаслык хәлгә җиткәндә, Флорид Әхмәтгалиевка аның тугры дуслары, хезмәттәге иптәшләре Әхәт Баһаутдинов, Радик Нурулов, Наил Мәмәт-казовлар ярдәмгә килгән. Хез-мәттәшләрен соңгы юлга озатуларын һич оныта алмый ул. Аның сүзләренчә, сугышның беренче елларында бик күп егетләр һәлак булган, көн саен диярлек вертолетлар чикнең аргы ягына "груз 200" алып киткәннәр.

Намус белән хезмәт итеп 1981 елда Флорид өенә кайта. Озакламый, җырда җырланганча томан һәм тайга исе артыннан, ул ерак себер якларына чыгып китә, нефтьче һөнәрен үзләштереп, хезмәт юлын башлый. Озак еллар скважиналарны капиталь ремонтлауда бораулаучы ярдәмчесе булып эшли, бүгенге көнне лаеклы ялда. Тормыш иптәше Нәзимә апа белән ике ул – Айрат белән Азатны тәрбияләп, үстереп, олы юлга чыгарганнар.

Флорид Әнвәр улы техника белән кызыксына, балык тотарга ярата, ләкин беркайчан да тоткан балыгының зурлыгы белән мактанмый. Чөнки холкы андый түгел...

Ватанны саклау – ир-егетнең изге бурычы. Чын ирләр өчен бу элек тә шулай булган һәм хәзер дә. Сугышта катнашучылар гына түгел, яшьләр дә, киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас