Батырлар дәвере
10 июль 2025, 09:43

Әфганстан: безнең хәтер һәм күңел ярасы

Нуриев Фәдис Муллахмәт улы 1967 елның 23 июнендә Касияр авылында гади колхозчы гаиләсендә өченче малай булып дөньяга килә. Ул кечкенәдән хезмәт сөючән, тынгысыз, тырыш, әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп, үсә төшкәч колхоз эшләрендә дә катнаша.

Фәдис Нуриевның шәхси архивыннанФәдис Нуриевның шәхси архивыннан
Фото:Фәдис Нуриевның шәхси архивыннан

Мәктәптә дә яхшы укый, спорт белән шөгыльләнә. Аеруча йөгерү белән чаңгыны үз итә егет. Бу спорт төрләреннән ярышларда район күләмендә беренче урыннарны яулый. Яңа Тазлар мәктәбендә аттестат алып, Балтачтагы һөнәрчелек училищесында шоферлыкка укып чыга. Җәен “Восток” колхозында эшли.

1985 елның 25 октябрендә Совет Армиясе сафларын алына. Физик яктан көчле, сау-сәламәт егетне Әфган җиренә хәрби хезмәткә әзерлиләр. Башта Төрекмәнстанда укыту-тау үзегендә әзерлек үтә. Анда барлык төр хәрби корал белән дә кулланырга өйрәнәләр. Шулай ук физик яктан чыдам булыр өчен авыр климат шартларында 20 килограммлы рюкзаклар күтәреп тауларда йөгертәләр. Өч айлык укудан соң Фәдис Нуриев Әфганстанның Җәлалабад шәһәре янында 66нчы отряд составында хәрби бурычын үти. Ике ел хезмәт чорында дүрт тапкыр армия операциясендә катнаша. 15-20шәр көнлек заданиеларда йөрергә туры килә. Авыр тау климат шартларында йөрү җиңел булмый. Бер йотым суга да тилмергән чаклары күп була. Үлем белән күзгә-күз очрашырга да туры килә. Хезмәттәшләренең һәлак булуын авыр кичерә. Ләкин Фәдис Муллахмәт улы сынатмый, батырларча хезмәт итә. Төркемнәрендә иң яхшы снайпер була. Фәдис Нуриев сугышта батырлыгы һәм намуслы хезмәте өчен ике тапкыр “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Беренчесен дошманның ныгытылган районын алганы өчен булса, икенчесен Черные Горы янындагы ныгытылган районын алганы өчен бирелә. Фәдис абыйга Кабулга армия колоннасын озата барырга да туры килә.

Газиз улын әти-әнисе өзелеп көтә, исән-сау кайтуын көн дә теләп тора. Язмышына төшкән авырлыкларны үтеп 1987 елның ноябрь аенда туган авылына исән-сау кайтып җитә ул. 20 генә яшьлек егетнең ут эченнән, кан коештан исән-сау кайтуы үзе бер могҗиза. Фәдис Муллахмәт улы хезмәт юлын авыл мәктәбендә укытучы булып башлый. Гаилә корып бер ул, бер кыз үстерәләр. Борайга күченеп МСОда бетончы, аннары 30 елга якын РУСта электромонтажчы булып эшли. Намуслы хезмәте өчен күп тапкыр Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Бүгенге көнне Фәдис Муллахмәт улы Нуриев үзен бәхетле дип саный. Чөнки балалары исән-сау, икешәр югары белемнәре бар, тормышта үз урыннарын тапканнар, яраткан эшләре, яшәр өчен шартлар бар. Оныкларын сөеп булганына канәгать.

Сугышлар булмасын, илләр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде, дигән теләктә кала ветеран.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас