Батырлар дәвере
3 июль 2025, 06:08

Буыннар бәйләнеше өзелмәсен

Авылыбыз белән чишмә ачу мәшәкатьләре белән йөргән вакытта Бәйсәкә авылында тагын бер сөенечле вакыйга булды. Фәнидә авылдашыбызның “Морпех” позывнойлы олы улы махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайтты.

Буыннар бәйләнеше өзелмәсенБуыннар бәйләнеше өзелмәсен
Буыннар бәйләнеше өзелмәсен

Ул Ваныш мәктәбендә укып, техникум тәмамлап, армия хезмәтен Балтыйк флотында диңгез пехотасында үтә. Ватан алдындагы бурычын үтәп, эшкә урнашып, яшьлек мәхәббәте белән тормыш корып, бер ул, бер кызга гомер бүләк итеп матур гына яшәп китәләр.

Бәләкәйдән үк кешеләргә игелекле, изгелек эшләргә яраткан, миһербанлы якташыбыз 2020 елдан башлап Уралдан Луганск Халык Республикасы халкы өчен гуманитар йөк ташый башлый, “Гуманитар конвойда катнашучы” медале белән бүләкләнгән. 2023 елны ирекле рәвештә Русия Федерациясенең Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Идарә ротасының комендант взводында регулировщик була. Кременная янындагы ныгытманы азат иткән өчен “Сугышчан батырлыклар өчен” медале белән бүләкләнгән. “Морпех”ны вазыйфасында да, званиесендә дә күтәрәләр. 2024 елда аларны Донецк Халык Республикасына күчерәләр. Биредә казанышлары өчен “Махсус хәрби операциясендә катнашучы”, икенче дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен” һәм дәүләт бүләге – Суворов медале белән бәләкләнгән.

Ни өчен контракт төзергә уйладың дигән сорауга: “Ир егетләр илен, туган җирен сакларга тиеш. Гуманитар ярдәм ташу да – бик кирәкле эш ул, ләкин егетләрне калдырып кайтып китүе бик авыр иде. Шуңа уйладым да, үзем дә барырга карар кылдым,” – ди кыю якташыбыз.

Авылыбыздагы чишмә төзелешенә иң күп финанс ярдәме күрсәткән кешеләрнең берсе дә ул “Морпех”.

– Беләсезме, минем туган авылыма кайткан чагым нәкъ менә чишмәне ачу вакытына туры килсә иде, дип теләдем. Туган йортымның каршысында гына урнашкан Бөек Ватан сугышы яугирләренең исемнәрен мәңгеләштерү исәбеннән төзелгән обелискта минем зурәтинең дә исеме бар. Зурәтиемнең яудашы, районда исән ветераннарның берсе Миңнерәшит Шәислам улы Сафиуллин белән шунда венок салу уе да бар иде, – ди ул.
Яугиребезнең теләге кабул булды – чишмә ачылуга да кайтып җитте, хөрмәтле ветеран белән венок та салды.

Дистә еллар узгач, Бөек Ватан сугышының кайтавазы безнең рубежларда кабат яңгырады. Бүген дә безнең солдатлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, Ватанны яңа куркынычтан саклап, бабаларының эшен дәвам итәләр. Алар неонацизмга каршы тора, Русия мәнфәгатьләрен яклый һәм аның гражданнарының иминлеген тәэмин итә. Алар дөреслек, гаделлек, баш өстендәге тыныч күк өчен көрәшәләр. Аларның батырлыгы – Русия гаскәренең данлы тарихының дәвамы, бу бетмәс-төкәнмәс рух көче һәм үз илен ахырга кадәр сакларга әзерлек дәлиле.

Буыннар бәйләнеше – матур сүзләр генә түгел. Бу үткәнне, хәзерге һәм киләчәкне тоташтыручы тере җеп. Бөек Ватан сугышы геройлары батырлык һәм ныклык эстафетасын хәзерге Ватанны саклаучыларга тапшырдылар. Бүген без махсус хәрби операциядә катнашучылар сафында яңа геройлар, Русия гаскәренең данлы традицияләрен дәвам итүчеләр тууын күрәбез. Аларның исемнәре әле Бөек Ватан сугышы геройлары исемнәре кебек үк билгеле түгел, әмма аларның батырлыклары инде хәзер үк илебез тарихында яңа бит яза.

Буыннар арасындагы бу бәйләнеш фидакарьлек һәм каһарманлыкта гына түгел, кыйммәтләрнең дәвамлылыгында да чагыла. Бурычка тугрылык, Ватанга мәхәббәт, уртак бәхет өчен фидакарьлеккә әзерлек – бу сыйфатлар Бөек Ватан сугышы геройларына хас булып, инде СВОда катнашучыларның аерылгысыз өлеше булып тора. Алар үз җирләрен генә түгел, үз тарихын, үз мәдәниятен яклауларын аңлыйлар. Алар бүген безнең илнең киләчәге аларның гамәлләренә бәйле икәнен беләләр.

Шушы ике сугыш вәкиле бергә очрашып, туган иле азатлыгы өчен баш салган, дошманны җиңеп кайтып мәрхүм булган якташларыбызны искә алып, венок салуы – бик куанычлы вакыйга. Димәк, буыннар арасындагы бәйләнеш өзелмәгән. 80 ел элек немец илбасарларын җиңгән кебек, якын киләчәктә илебезнең яңа дошманнарын да җиңәчәкбез, дигән теләктә калабыз.

Автор:Раушания Арсланова.
Читайте нас