

Үзəк мəйданда районның иҗтимагый тормышында актив катнашучыларны бүлəклəү булды. Котлау һəм бүлəклəү өчен сүз район хакимияте башлыгы Гəрəев Рушан Кадим улына бирелде.
Русия Федерациясендə Ватанны саклаучылар һəм республикада СВОда катнашучыларга һəм аларның гаилə əгьзаларына ярдəм елларында махсус хəрби операциядə катнашучы якташларга "Хəрби батырлык өчен" медальлəре тапшырылды. Актив гражданлык позициясе, якташларыбыз өчен маскировка челтəрлəре əзерлəүдə намуслы хезмəтлəре өчен Гүзəлия Əхтəмова, Зəбирə Кильдина, Дəгыя Хəбибуллинага район хакимиятенең Рəхмəт хатлары бирелде.
Яшьлəр сəясəте бүлегенең əйдəп баручы белгече Лиана Сабирова яшьлəр сəясəтен гамəлгə ашыруга керткəн зур өлеше өчен Башкортстан Республикасының яшьлəр сəясəте министрлыгының Мактау грамотасы белəн бүлəклəнде. Шулай ук бер төркем актив райондашларга яшьлəр сəясəтен үстерүгə өлеше өчен Башкортстан Республикасы Яшьлəр сəясəте министрлыгының Рəхмəт хатлары һəм «Уңайлы шəһəр мохитен формалаштыру» Федераль проектын гамəлгə ашыру кысаларында иҗтимагый территориялəрне сайлау буенча бөтенрусия онлайн тавыш бирүне оештыру һəм үткəрү эшенə актив катнашулары өчен район хакимиятенең Рəхмəт хатлары тапшырылды.
Бəйрəм кысаларында төсле коляскалар парады узды. Анда 13 гаилə командасы катнашты. Гаилəлəр коляскаларын төрле темаларга бизəде. Тантаналы йөреш тəмамлангач, анда катнашкан һəр гаилə бүлəк сертификаты алды.
Чарада Борай авылының өч мəктəбенең 11нче сыйныфны тəмамлаучылары биюлəре белəн чыгыш ясады.
Яшьлəр көне уңаеннан бəйрəм концерты оештырылды. Анда район мəдəният йорты артистлары, шулай ук Тəтешле районыннан кунаклар катнашты. Тамашачылар җырладылар, биеделəр һəм күңел ачты- лар. Чара дискотека белəн тəмамланды.
Кичə кызыклы, күңелле һəм истə калырлык булды.
Билгеле сəбəплəр белəн махсус хəрби операциядə катнашучы якташларыбызның исемнəрен һəм битлəрен күрсəтмибез.