Батырлар дәвере
2 июль 2025, 06:18

Ватанны саклау – изге эш

Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул – армия сафларында хезмәт итү.

Ватанны саклау – изге эшВатанны саклау – изге эш
Ватанны саклау – изге эш

Төнге караңгыда, буранда, яңгыр яуганда туган авылында калган әти-әниеңне, туганнарыңны, дусларыңны һәм тагын бик күпләрнең тыныч йокысын, шат тормышын саклаудан да изге, мактаулы эш бармы соң? Ә хезмәтен тәмамлап, Ватанны саклауда зур көч салганнар аеруча игътибарга лаек.

“Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга батырны саклый, батыр Ватанны саклый”, – ди халык. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Менә шундый батыр, кыю ир-егетләрнең берсе – “Сугышчан туганлык” Бөтенрусия ветераннар оешмасының Борай бүлекчәсе идарәсе рәисе Илгиз Вәлинуров.

Илгиз Галинур улы Борай районының Даутлар авылында гаиләдә өченче бала булып туа. Әтисе Галинур Муллахмәт улы гомер буе киномеханик булып эшли, Даутлар авылындагы башта күчмә, соңрак стационар киноустановкада хезмәт куя. Ул районны аркылыга-буйга йөреп чыккан кеше. Әнисе Рәзидә гомер буе туган авылы “Мир” колхозында гади колхозчы булып эшли. Кич белән ире янында, киносеанслар вакытында кассир була. Илгиздән башка гаиләдә абыйсы Илүс һәм апасы Глүсә тәрбияләнгәннәр, кызганычка каршы, авыру аркасында 2001 елның ноябрендә абыйсы вафат була, апасы Борай авылында яши.

1986 елда Даутлар мәктәбенең 1 классына укырга керә Илгиз. Тугызынчы сыйныфны тәмамлап, Кәшкәләү мәктәбендә белем алуын дәвам итә. Мәктәпне тәмамлагач, Балтач авылы филиалының Борай авылындагы 87нче һөнәр училищесында үзйөрешле машиналарда тракторчы-машинист белгечлеге ала.

Армия! Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән мәгънә салынган. Яп-яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул. Моны яхшы аңлап, үз алдына куелган бурычны үтәргә 1998 елның маенда РФ Кораллы Көчләре сафларына алына Илгиз. Хезмәте Русия Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләренең Төньяк Кавказ округында Ставрополь өлкәсенең Зеленокумск шәһәрендә үтә. Курсны тәмамлагач, отделение командирларын әзерләү буенча Ростов өлкәсе Шахты шәһәрендә урнашкан уку хәрби частена укырга җибәрелә солдат. Анда отделение командиры, пехота десанты командиры белгечлеге ала Илгиз. Укуны тәмамлаганнан соң үзенең хәрби частена кайта һәм ике атнадан соң 1999 елның апрелендә үзенең хәрби часте составында Чечен Республикасы белән административ чикләрне саклау буенча хезмәт-хәрби бурычларны үтәү өчен Дагыстан Республикасына юнәлә.

– Бүленеш буенча минем рота Карагалы гидроузелына (Дагыстан Республикасының Кизляр шәһәре янындагы районы) Терек елгасының түбән агымына эләкте. Анда безнең рота Дагыстан Республикасы эчке органнары хезмәткәрләре белән застава булып тора иде. Сугышчан бурычлар түбәндәгечә иде: законсыз банда оешмаларының Чечен республикасыннан территориягә үтеп керүенә юл куймау, терлек урлауны туктатырга, халыкны коллыкка алып китүне булдырмый калырга, чик буе территорияләрендә хокук тәртибен сакларга. Бу вакытта әлеге районда террорчылар Шамил Басаев һәм гарәп ялчысы Хәттаб бандформированиеләре тәртипсезлекләр кылды. 1999 елның июлендә, башка бүлекчәләр белән алмаштырылганнан соң, безнең часть даими дислокация урынына Зеленокумск шәһәренә күчте. Үзебезнең частька кайткач, чамалап каравыл хезмәте башланды, ләкин моның белән ләззәтләнеп булмады. 1999 елның 7 августында Басаев,

Хаттаб һәм абыйлы-энеле Әхмәдовларның боевиклары Дагыстанга бәреп керәләр. Башта Дагыстанның Ботлиха районында, соңрак Новолакск районында чик буе торак пунктлары алынды. Бу вакыйгалардан соң бездә әлеге районнарга китүгә әзерлек башланды. Сентябрь башында безнең батальон, мин дә шул составта булдым, сугышчан бурычларны үтәү өчен яңадан Дагыстанга китте. Безнең рота РФ Эчке эшләр министрлыгының оператив билгеләнештәге 22нче аерым бригадасы позициясен ала. Бу ноктада берничә көн тордык, банда оешмаларын кире Чечен территориясенә бастырдык. Бу вакытта ил җитәкчелеге Төньяк Кавказ территориясендә контртеррористик операция башлау турында Карар кабул итте һәм без Калмыкия аша Чечен Республикасына таба кузгалдык. Шулай итеп, 1999 елның 14 сентябреннән 2000 елның 17 февраленә кадәр Дагыстан һәм Чечен республикаларында, Чечняның Шелков һәм Наур районнары, Червленная станицасы, Гудермес шәһәре, Курчалоевск районы Аллерой һәм Центорой (хәзерге Әхмәт-Юрт) авыллары кебек юнәлешләрдә хәрби хәрәкәтләрдә катнаштым, – дип сөйләде Илгиз Галинур улы хезмәте турында.

Хезмәтен тәмамлангач, 2000 елның февралендә туган ягына кайта яшь егет. Аннары Кушнарен авыл хуҗалыгы техникумының бухгалтерлык бүлегендә укый. Кулына диплом алгач, туган авылындагы “Мир” хуҗалыгында механизация буенча бухгалтер һәм кадрлар буенча белгеч булып эшли. Соңрак 2004 елның октябреннән 2005 елның августына кадәр шәхси эшкуарда күпләп сату склады мөдире булып эшли Илгиз. Аннары ике ел Федераль салым хезмәтенең БР буенча 3нче номерлы районара инспекциясендә хезмәтен сала. Борай районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә эшкә күчә, бүгенге көнгә кадәр шунда эшләүен дәвам итә. 2016 елда читтән торып Көнчыгыш гуманитар икътисад-юридик академиясендә югары белем алып, икътисадчы була.

Эшендә абруй казанган Илгиз Вәлинуров, өендә дә сөекле ир һәм ярдәмчел әти. Тормыш иптәше Ильмира Фәрит кызы белән ике ул тәрбиялиләр. Олы уллары Марат 2нче гимназиянең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, Нефтекама нефть көллиятендә нефть һәм газ корылмаларын эксплуатацияләү буенча оператор белгечлеген ала. Ил алдындагы бурычын Мурманск өлкәсенең Печенга бистәсендә Төньяк флотның Яр буе көчләрендә радиация, химик һәм биологик саклау взводының өлкән химигы вазыйфасында үти. Әтисе генә түгел, дәү әтисенең әтисе, туганнары, гомумән, нәселләрендәге һәр ир-атның барысы да диярлек хәрби хезмәттә булган. Шуңа күрә армиягә бармау турындагы уй Маратның күңеленә дә кереп карамаган.

Хезмәтен тәмамлап, бүгенге көндә Ерак Төньяк районнарында эшли.

Вәлинуровларның кече уллары Марсель беренче санлы мәктәпнең икенче сыйныфын тәмамлады. Ул да әтисе, абыйсы кебек Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәргә хыяллана.

– Минем дәү әтием – Муллахмәт Вәлинур улы Бөек Ватан сугышы башлангач та мобилизация белән алына. Ул 150нче укчы дивизиясендә хезмәт итә, рядовой кызылармеец була. 1941 елда ук Воронеж өлкәсендәге сугышларда һәлак була, – ди Илгиз Вәлинуров.

Илгиз Галинур улы үзе Чечен сугышында катнашып, сугышны нәрсә икәнен үз күзе белән күргән кеше. Ул бүгенге көндә “Сугышчан туганлык” Бөтенрусия ветераннар оешмасының Борай бүлекчәсе идарәсе рәисе буларак та, районда махсус хәрби операциясендә катнашучыларга актив ярдәм итеп тора. Гуманитар йөк җыюда, һәлак булучыларның гаиләләренә ярдәм итүдә актив эш алып бара ул. Улларына да Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәргә кирәклеген аңлатып үстерә.

Армиядә хезмәт итү – егет кешегә бик кирәкле эш, дип саныйлар Вәлинуровлар. Анда кеше ныгып, авырлыкларга бирешмәскә өйрәнеп, нык ихтыярлы булып кайта, ди алар.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас