Батырлар дәвере
2 июль 2025, 06:25

Батыр йөрәкле ага

Бүгенге көндә ил мәнфәгатьләрен яклаучылар төрле батырлыклар күрсәтәләр.

Җәмил Шәехов әнисе Сәгадәт Идият кызы беләнҖәмил Шәехов әнисе Сәгадәт Идият кызы белән
Җәмил Шәехов әнисе Сәгадәт Идият кызы белән

Бу хәл гадәти кебек. Тыныч тормышта да батырлыклар күрсәтүчеләр бар бит. Кайчакта аларны белми дә калабыз. Редакциягә бер ханым шалтыратып, авылдашы турында бәян итте. “Безнең авылда бер ир-ат суга батучыны коткарган. Менә бу турыда гәзит битләрендә язып чыгарсак, әйбәт булыр иде. Кешеләр белсен, батырлыгы онытылмасын”, – диде ул. Батыр ир-егетне эзләп, без Мулла авылына юл тоттык. Авыл уртасындагы яңа салынган йорт янына килеп туктагач, колач җәеп хуҗалар килеп чыкты. Илгизә ханым белән Җәмил ага Шәеховлар әле күптән түгел генә Мулла авылына кайтып төпләнәләр.

Җәмил Муллаәхмәт улы Мулла авылында дөньяга аваз сала. Сигезьеллык мәктәпне – туган авылында тәмамлый, ике ел Борай икенче санлы мәктәбендә укый ул. Аннары Пермь шәһәрендә авыл хуҗалыгы техникумына зоотехниклыкка укырга керә. Ике ел Хабаровск өлкәсендә армия сафларында хезмәт итеп кайткач, укуын дәвам итә. Белгечлек алып чыккач, Себер якларында тракторчы-машинист булып эшли башлый. Унбер яшьтән колхозда эшләп чыныккан егеткә чит җирләрдә эшләү авыр бирелми. Тиз арада эшкә өйрәнеп, тәҗрибәсен арттыра.

Булачак тормыш иптәше Илгизә белән армиядән кайткач таныша.

– Безнең танышу бик кызык булды. Мин армиядән өйгә кайтып керсәм, әти-әни янына бер сылу кунакка килгән. Бу безнең авылга кибеткә эшкә җибәрелгән Таңатар кызы Илгизә була. Әни: “Менә улыбыз кайтуына килен алып килдек әле. Бик уңган, җитез кызыкай, игътибар ит, улым”, – диде. Язмыштан узмыш юктыр, мөгаен. Бик ошады Илгизә, эшне озакка сузмый гына, өйләнешеп тә куйдык. Ходаем рәхмәте, менә 34 ел бергәбез, – дип искә ала Җәмил ага танышуларын.
Ике балага гомер биреп, олы тормышка аяк бастыралар Шәеховлар. Уллары Денис – Мәскәүдә, кызлары Лилия Уфада яши.

Шәеховлар белән очрашуның төп сәбәбе – Җәмил аганың кылган батырлыгы турында белү. Бу турыда үзе бәян итте.

– Карлар эреп беткәч, табигатьнең уянганын күзәтергә, Илгизәм белән күл буена бардык. Фотоларга төштек, саф һава суладык. Караңгы төшә башлады. Кайтырга дип машина ягына юлландык. Илгизә алдан китте. Мин нигәдер артта калдым.

Бәләкәй күпер аша үткәндә, алдан барган бер абзый чайкалып китеп, күлгә төшеп китте, суда бата башлады. Кулымдагы телефонымны үләнгә бәрдем дә, киемнәрне салмый гына аның артыннан сикердем. Күлнең төбе ләм генә, аяк бата, камышка ябышып, чак киеменнән тартып чыгардым. Үземнең батуым турында уйламадым да, кешене исән-сау алып калуы мөһим, – дип сөйләде ул.

Җәмил аганың кыю гамәл-ләре нәтиҗәсендә, бәхетсезлек очрагы булмый кала, кеше гомере саклана. Батырлык түгел мени бу?!

Фото гаилә архивыннан.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас