

Кешеләр һәлак булган Ватанны саклаучыларны истә тотарга, яугирләрнең гаиләләренең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен якларга, буыннар элемтәсен ныгытырга һәм үсеп килүче буынга патриотизм хисе тәрбияләргә тиеш. Бу хакта «Башкортостан» дәүләт концерт залында үткән очрашуда Ватанны саклаучылар гаиләләренең Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе Русия Герое Максим Серафимовның әнисе Алина Олеговна бәян итте.
“Кадерле әниләр, әтиләр, тол хатыннар! Батырлыгыгыз, ныклыгыгыз, түземлегегез турында якты истәлек алып, яшәвегез өчен сезнең алда баш иябез. Сезнең көч – аларның батырлыкларының дәвамы”, – диде Алина Серафимова.
Очрашуга Уфа, Бәләбәй, Борай, Кармаскалы, Нуриман, Салават, Тәтешле, Туймазы һәм Чишмә районнарыннан 140тан артык катнашучы килгән иде.
Безнең районнан махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләрнең әниләре дә катнашты бу чарада. Менә алар: Галина Абликова, Фәйрүзә Шакирова, Фәнзирә Хәкимова, Светлана Шуварова, Лариса Кашафутдинова, Юлия Дәүләтова, Гөлнара Гыйдуллина, Гөлнара Хаҗиева, Гөлфинә Имаева, Суфыя Рамазанова.
Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аетколова үзенең сәламләвендә билгеләп үткәнчә, хәзер махсус операциядә Русия һәм Европаны нацизмнан азат иткән ата-бабаларының хаклыгын яклаучы Башкортстан халкы хезмәт итә.
«Быел илебез өчен иң мөһим һәм төп дата – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы. Безгә гаять зур бәя белән эләккән Җиңү. Һәр гаиләдә без Ватаныбызны саклаучыларга рәхмәтебезне, хәтеребезне, медальләребезне, гореф-гадәтләребезне саклыйбыз һәм буыннан-буынга тапшырабыз. Безнең көчебез шушы хәтердә һәм шушы дөреслектә. Бу дөреслекне бүген СВО алдынгы сызыгында безнең егетләр яклый. Үз гомерләрен кызганмыйча, улларыгыз, ирләрегез, туганнарыгыз илебезне якладылар. Ватаныбызның чын патриотларын тәрбияләгәннәре өчен сезгә, хөрмәтлеләр, сезнең гаиләләрегезгә зур рәхмәт», — диде Эльвира Аетколова.
Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Азат Бадранов башкорт сугышчылары Ватан өчен сугышкан һәм аларның батырлыгы Русия елъязмасына мәңгелеккә язылган, дип өстәде.
Геройларның әниләрен һәм әтиләрен шулай ук «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Башкортстандагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина, «Сугышчан туганлык» бөтенрусия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге рәисе, Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләр ветераны Альберт Шаһиморатов, республикада СВО ветераннары ассоциациясе рәисе Оскар Ситдыйков, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Нәзифә Кадыйрова, республикада һәм аннан читтә танылган башка кешеләр сәламләде.
"Кызганычка каршы, махсус хәрби операция уздыру чорында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре саны артты. Һәм безнең оешманың бурычы – һәлак булган сугышчыларның тол хатыннарына һәм аналарына бөтен көчебез белән ярдәм итү. Аларга психологик кына түгел, юридик һәм башка консультация ярдәме дә кирәк", - диде Алина Серафимова.