

Әлбәттә, Артур белән күрешеп сөйләшеп булмады, ләкин аның әти-әнисе уллары турында горурланып сөйләп бирделәр.
“Иртән эшкә җыенганда да, көнозыны да, төнге йокыга талгач та телефонымны кулымнан төшермим. Улым шалтыратса, дип. Ул бит ике елга якын махсус хәрби операциядә катнаша”, – ди Ләйсән ханым. Үзе сөйли, үзенең күзләреннән мөлдерәп яшь чыга.
Артур гаиләдә икенче бала булып туа. Мәктәптә укыганда спорт белән актив шөгыльләнә, район, республика ярышларында катнаша. Бию түгәрәгенә дә йөри ул. Зур Бадрак урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлап, Нефтекама машина төзелеше көллиятендә янгын сүндерүчегә укып, кызыл диплом ала. Балачактан ук хәрби булырга хыялланган егет, Төмән югары хәрби-инженер команда училищесында биш ел укып чыга. Уку дәверендә дә волейбол белән шөгыльләнә, училище данын яклый. Волейбол буенча спорт мастеры кандидаты да Артур. Училищеның волейбол командасы составында Санкт-Петербург шәһәрендә Русия хәрби уку йортлары арасында спорт олимпиадасында катнаша һәм призлы урыннар яулый ул.
Укуын тәмамлагач, егет алдында сайлау тора: тыныч тормышта хезмәт итәргә яки махсус хәрби операция зонасына юлланырга. Артур күп уйлап тормый икенчесен сайлый. Ул инженер-сапер бригадасының взвод командиры булып хезмәт итә. Көн дә ут эчендә кайнаган егет иптәшләре белән сугыш кырын миналардан арындыра. Намуслы хезмәте, күрсәткән батырлыклары һәм сугышчан бурычларны уңышлы үтәгәне өчен “Һәлак булганнарны коткарган өчен”, “Миналардан арындырган өчен”, “Батырлык өчен” һәм “Украина нацизмыннан җиңүгә керткән өлеше өчен” медальләре белән бүләкләнә.
– Көннәрем агым сулардай үтә. Артурны Украина якларына озатканда йөрәгем өзелеп төшә язды. Элек тә улым күп сөйләшә торган түгел иде. Хәзер дә холкы үзгәрмәгән, сораштырып карыйбыз, берни дә сөйләми. Ашау ягы буенча да сүз әйтми, зарланмый. Ул көн саен иртә-кич хәбәргә чыгарга тырыша, күбрәк ватсап аша: „Әни, хәлләрегез ничек?! Минеке әйбәт, Аллага шөкер, мин исән-сау“, – дип язып җибәрә. Иртәнге яки кичке хәбәре булмаса, күңел тыпырчына башлый инде. Айдар гына ир кеше буларак эчтән уйланса да, мине борчылма, вакыты булмагандыр, дип тынычландыра. Әлбәттә, сүз дә юк, улыбыз өчен күңелдә горурлык хисе бар. Ил күләмендә барган хәлләр тизрәк тәмамланып, улым кайтып керсә Ходай Тәгаләгә мең-мең рәхмәтләр укыр идем... Шушы йортыбызга килен төшереп, оныклар сөяргә насыйп булса иде, – ди Ләйсән ханым.
Артур күптән түгел генә кыска ялга кайтып киткән. Һәр кайтуында хезмәттәшләре өчен гуманитар ярдәм җыеп алып китә. Бер кайтуында Нефтекамада укыган курсташлары ГАЗель машинасы белән гуманитар ярдәм җыеп, Артурны илтеп үк куялар.
– Гуманитар ярдәм җыюда туганнар, дуслар, авылдашлар, район хакимияте зур ярдәм күрсәтә, аларга рәхмәтебез чиксез. Үзебез дә Артур өчен генә түгел, махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләргә ярдәм итәргә тырышабыз, – ди Айдар Фәнәвил улы.
Ләйсән Рәфит кызы әйтүенчә, махсус хәрби операциягә баруны үз теләге белән кабул итә уллары. Хәзер инде яшь райондашыбыз – шактый тәҗрибә туплаган хәр-би. “Өлкән хезмәттәшләремнән үрнәк алып, хәрби һөнәр буенча үзем өчен яңа булган белем-тәҗрибә алдым. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән хезмәттәшләрем белән ныклап дуслаштык, туганнар кебек, бер-беребез өчен бик якынбыз. Мондагы шартларда хәрби дуслык – иң мөһиме дияр идем”, – дигән Артур бер кайтуында.
Эх, авыр да инде әти-әнигә улларын көтүләре... Илебез бәйсезлеге сагында торган шундый кыю егетләр булганда, Ватаныбыз хәрбиләренең җиңү яулаячагына һичнинди шик юк. Без якташыбызга, аның хезмәттәшләренә һәм хәрби операция зонасындагы барлык яугирләргә имин-сау, сәламәт булып мөмкин кадәр тизрәк туган якларга, якыннары янына әйләнеп кайтуларын телибез.