Герой партасын ачу – хөрмəт күрсəтү генə түгел, ул барыбызга да батырлык, фидакарьлек һəм Ватанга мəхəббəт турында искə төшерү. Бу – тарихка кагылу, якташыбызның тормышы һəм батырлыклары турында белү, аның үрнəгеннəн илһам алу мөмкинлеге.
“Герой парталары” артына утырырга иң беренче аның якыннарына рөхсəт иттелəр.
– Халык үзенең геройларын белергə тиеш, – диде район хакимиятенең эшлəр белəн идарə итүчесе Фəрит Хуҗин. – “Геройлар партасы” ватанпəрвəрлек тəрбиялəүдə зур роль уйный.
Килəчəктə “Герой парталары” артында утыру хокукы мəктəпнең иң яхшы укучыларына, укуда, спортта һəм иҗтимагый тормышта уңышларга ирешкəннəргə бирелəчəк.