

1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә.
Шартлау төнге 1 сәгать 24 минутта теркәлә. Аның нәтиҗәсендә Русия һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге (СНГ) илләренең 132 өлкәсе радиоактив матдәләр белән зарарлана. Реактор шартлау нәтиҗәсендә 26 кеше үлә, 184 кеше көчле нурланыш ала. Әлеге радиация һәлакәте бөтен дөньяны тетрәндерде. Радиоактив пычрану зонасында 11695 авыл һәм шәһәр була. Нәтиҗәдә Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләренең 13 өлкәсе, 17 ил радиоактив матдәләр белән пычрана. Янгын калдыкларын чистарту һәм сүндерүдә дүрт меңгә якын кеше катнаша.
Чернобыль һәлакәтенең нәтиҗә-ләрен бетерүдә катнашканнарның инде күбесе якты дөньяда юк, аларның саны көннән-көн кими бара. Ләкин Чернобыльдә булганнар бер-берсен онытмый, бакыйлыкка күчкән иптәшләренең каберләрен зиярат кылалар. Радиацион авария һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу өчен очрашуларга җыелалар, мәктәпләрдә дәресләрдә катнашалар.
Безнең районнан да Чернобыль атом электр станциясендәге авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә 22 кеше катнашкан. Кызганычка каршы, елдан-ел аларның саны кими. Бүгенге көнгә тугызы безнең арада: Фидәвил Нуртдинов, Хөрмәт Әмиров, Фидат Гайнанов, Рәфәүз Шәйхиев, Мулламөхәммәт Минсабиров, Фларис Мәгъзүмов, Гаян Дәүләтов, Әмир Сөләйманов һәм район чернобыльчеләре оешмасын җитәкләгән Роберт Гыйлемшин.
– Фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар зур геройлык үрнәге күрсәттеләр дисәм дә, хата булмас. Чернобыль атом электр станциясендә булган авариядә районыбыздан 22 кеше катнашты. Кызганыч, аларның күбесе инде безнең арабызда юк. Райондашларыбызның һәммәсе дә үзләрен аямыйча, хезмәтләрен җаваплылык тоеп башкаралар. Ватан чакыруы буенча Чернобыльгә ярдәмгә барып, сәламәтлекләрен куркыныч астына куйган, кешелекне радиоактив чумадан саклап калган якташларыбызның батырлыгы беркайчан да онытылмасын, мондый фаҗига башка кабатланмасын иде, – ди Роберт Мөхәмәтнур улы. – Безнең кебекләрнең саны елдан-ел кими, кеше организмына кергән атом нурлары тик кенә ятмый, катлаулы чирләр китереп чыгара. Безнең “фәрештәбез”гә – үзәк дәваханәнең шәфкать туташы Лида Гыймалтдиновага рәхмәтебез чиксез. Аның эше бик катлаулы һәм җаваплы, зур түземлелек сорый. Лида Ринат кызы белән авыр көнебез дә тыныч кына үтә, бар да көйле бара. Ул һәрберебезгә тиешле сүз таба белә, аптыраган вакытта тынычландыра, авыруга нинди ярдәм кирәген, дәвалауны ничек дәвам итәргә икәнлеген аңлатып бирә.
26 апрель – Халыкара авария һәм катастрофаларда һәлак булучыларны искә алу көне. Бу көн – безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак көн. Без кешелекне саклар өчен үз-үзләрен аямыйча, ут эченә кергән батырларны, гомерләрен биргән каһарманнарны зур хөрмәт белән искә алабыз. Ил чакыруы буенча куркыныч упкынга ташланган, һәлакәт утын сүндерүдә фидакарьлек күрсәткән, дөньяны радиация афәтеннән саклап калган батыр райондашларыбыз алдында баш иябез. Аларның батырлыгы – мәңгелек үрнәк.