

Быел Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга 39 ел тулды. Быелгы очрашуга 7 чернобыльче килгән иде.
Чара Батырлар аллеясендә чәчкәләр һәм венок салу белән башланып китте. Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуретдинов үз чыгышында бу ир-атларга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, районда уздырыла торган чараларда актив катнашырга өндәде, шулай ук алар белән Чернобыль атом электр станциясендәге аварияне бетерүдә катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл төзү турында фикер алышты. Очрашуда район үзәк дәваханәсенең баш табибы Радик Хәсәнов та катнашты.