Батырлар дәвере
16 апрель 2025, 06:00

«Вакыт безне сайлады...»

Бүген илебез янə авыр вакытлар кичерə, ныклы рухлы ир-егетлəребез Ватан чакыруы һəм йөрəк кушуы буенча илебез мəнфəгатьлəрен яклый.

11 апрель көнне Яңа Бикмəт авылы китапханəсе һəм мəдəният йорты катнашлыгында махсус хəрби операциядə катнашучыларның əти-əнилəре, тормыш иптəштəре белəн «Вакыт безне сайлады...» дигəн кичə-очрашу булды.
Əлеге чараның төп максаты – махсус хəрби операциядə катнашучы яугирлəрнең əнилəренə  һəм тормыш иптəшлəренə ярдəм итү, рухи көч өстəү. Очрашуны оештыручылар улларын лаеклы тəрбиялəгəннəре өчен əнилəргə рəхмəт белдерделəр, сəламəтлек һəм сабырлык телəделəр. Кичəдə катнашучылар хөрмəтенə җырлар яңгырады, шигырьлəр сөйлəнде, биюлəр башкарылды, олы рəхмəт сүзлəре, изге телəклəр əйтелде. Аналарга шундый батыр ул үстерүлəре өчен җылы телəклəргə кушып чəчəк бəйлəмнəре бүлəк ителде.
– Безнең улыбыз Илназ өлешчə мобилизация буенча чакырылды. Елаган чаклар аз булмады. Əлбəттə, борчылып торабыз. Күз карасы кебек саклап, кадерлəп үстергəн улым иле өчен утка керə. Туган җире, сөекле гаилəсен, кадерле кешелəрен яклый ул. Чын ир-егетлəр авыр чакта сынала. Улым – чын ир, чын герой. Балаларын көтүче əнилəргə сабырлык телим. Ничə яшьтə булсалар да, алар безнең өчен һаман сабый əле. Мондый очрашулар алга таба дəвамлы булсын, чөнки безнең, əти-əнилəр һəм туганнары, өчен бу эчтəлекле чара сагышлы күңеллəрне юату булды. Иң мөһиме – якыннарыбыз исəн-сау əйлəнеп кайтсын! Җиңеп кайтасыларына ышанырга кирəк, – диде бер яугиребезнең əнисе Айгөл Билалова.


Килгəн кунаклар оештыручыларга чиксез рəхмəтлəрен җиткерделəр. Очрашу ахырында истəлеккə фото төшелде һəм чəй табыны артында дəвам итте.
Яу кырында булган газиз балалары, ирлəре турында əти- əнилəре, хатыннары, туганнары гына түгел, махсус хəрби операция зонасында булган һəрбер якташыбыз турында бөтен халык кайгырта. Əйе, райондашларыбыз бердəм булып, егетлəребез өй җылысын тойсын өчен кулдан килгəннең, хəтта килмəгəнен дə эшли. Безнең авыл халкы да гуманитар ярдəм җыюда актив катнаша. Акчалата ярдəм, азык-төлек, шəхси гигиена һəм башка кирəкле əйберлəр белəн зур тартмалар əзерлибез.

Автор:Айсылу НӨРМӨХƏМƏТОВА
Читайте нас