Батырлар дәвере
10 Апреля 2025, 09:17

Мәңге сызлар ярам син, балам

Сугыш кырында балаларын югалткан хатын-кызлар авыр фаҗига кичерә. Улларының үлеме турындагы хәбәрдән соң аларның тормышы мәңгегә үзгәрә.

Солдат аналары, бүтәннәрдән аермалы буларак, илебезгә тынычлык кайтару турында хыялланалар. Галина Ивановна Абликова да менә икенче язын инде улы Эдуардсыз каршы алды. Бу турыда без егетнең әнисе белән сөйләштек.
Өлешчә мобилизация башлану белән Эдуардка повестка килеп төшә. Көчле рухлы егет икеләнеп тә тормыйча, бөтен эшен ташлап, юлга әзерләнергә кереп китә.  Ул вакытта Эдуард үзе салган йортын коймалап яткан чагы була. “Илебезнең киләчәге өчен бурычлыбыз һәм без аны үтәргә тиеш”, – дип хәрби комиссариатка китә ул.
Өй түрендә махсус почмакта Эдуардның фотосурәте тора. Әнисе аңардан күзен дә алмый.
Абликовлар гаиләсендә өч бала үсә. Эдуард – икенче бала. Тырыш, җаваплы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, тәртипле – якыннары, классташлары, дуслары, укытучылары аның әнә шул сыйфатларын искә ала.
– Дуслары һәрвакыт күп булды. Урамда үзеннән кечкенәләр дә аңа ияреп йөрде. Көчле, максатына омтылучан, мәрхәмәтле, гел елмаеп кына тора, бик аралашучан иде. Ул минем уң кулым булды. Бик сагынам улымны, ул җитми миңа, – ди әнисе Галина Ивановна.
Егет Борай беренче санлы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфа дәүләт икътисад һәм сервис академиясенә укырга керә, анда оешма менеджеры белгечлеге ала. 2009 елда  армия сафларына чакырыла, хәрби хезмәтен Мәскәүдә Русия Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләрендә үтә. Демобилизациядән соң үзен төр-ле эшчәнлек өлкәләрендә сынап карый, бораулау компаниясендә бораулаучы ярдәмчесе, банкта менеджер, Сочи шәһәренең фут-бол буенча FIFA Федерациясе Кубогында тәртип саклау һәм хәвефсезлек  буенча белгеч булып та эшли.
«Мин хәрби хезмәткә барачакмын, дип, кечкенәдән үз сүзен катгый итеп әйтеп килде. Анысына да каршы төшә алмадым. Чөнки ул берсүзле, уйлаганын эшли торган кеше иде. Улымның Украинага барырга җыенуы турында белгәч, берни дә әйтмәдем. Чөнки ул чын патриот, илебезгә куркыныч янаган чакта качып калмасын белә идем. Мин улымның исән булуын теләп Ходайга ялвардым. Ахырга кадәр аның белән барысы да яхшы булуына ышандым», – ди Галина Ивановна, яшьле күзләрен сөртеп. Өметне өзгән документта Эдуард Абликов 27 мартта Луганск Халык Республикасы территориясендә барган хәрби операциядә батырларча һәлак булуы турында әйтелә.
Хәрби часть командиры түбәндәгеләрне сөйләгән ана кешегә:
– Һәр районнан берәр кешене снайпер итеп алырга диелгәч, мин Казан шәһәрендә җыелыш пунктындагы борайлылар янына таба юнәлдем. Снайпер булып та теләсә кем хезмәт итә алмый бит әле. Кешенең төз атуыннан тыш, аның башка сыйфатлары да булуы мотлак. Бертөркем яугирләр янында булгач, минем критерийларга тик Эдуард кына туры килә иде. Бу юлы мин аны үзем белән алмадым. Бәлки икенче килүгә башка кеше булыр, бу бит әле бик яшь бала, дип кире киттем. Бер атнадан яңадан килдем. Бу юлы инде Эдуардны снайперлыкка алырга туры килде. Шушы көннән башлап мин аны хезмәтнең нечкәлекләренә өйрәтеп, укулар үткәрдем. Аннары инде икебез дә хәрби операциягә юлландык. Эдуард ул чын хәрби иде. Аның хәтта атлап йөргәне дә сизелми иде, бик тыныч холыклы, аз сүзле, эштән башканы белмәде – дөресен әйткәндә, минем уң кулым иде. Һәм соңгы биремгә бара торган көнне дә блиндажда бик күп эшләр эшләдек икәү. Беркайчан да каршы килмәде, нәрсә әйтсәм, шуны эшләде. Һәм инде кичкә таба разведчик белән биремгә юлландылар. Тик Эдуард өчен соңгы бирем булды. Хәрби бурычын  чын геройларча үтәп һәлак булды.  Аның батырлыгы – Русия Кораллы Көчләрендә хезмәт итүче барлык кеше өчен көчле рух, профессионализм үрнәге.
Галина апа  кайчан да булса бу ачы югалту газабы бетәрме-юкмы икәнен белми, әмма улының чын герой, үз Ватанының патриоты булуына һәм ул һәрвакыт кадерле кешеләрнең йөрәкләрендә яшәячәгенә ышана. 
Һәр патриот, герой, Ватанны саклаучы артында һәрвакыт көчле хатын-кыз – әнисе яки хатыны тора, ул өй учагының җылысын саклап кына калмый, ә аны үзенең кайгыртучанлыгы, игелеге, уй-хисләре, яклавы белән һәрьяклап хуплый, ярдәм итә, барлык борчылуларны һәм дулкынлануларны юкка чыгара, иртәгәсе көнгә ышаныч уята. Бу батыр хатын-кызлар үз юлларын намус һәм дәрәҗә белән үтәләр: кайберләре махсус хәрби операция зонасында булган һәм Ватаныбызны яклап неонацизмга каршы көрәш алып барган ирен, улын көтә, башкалар безнең киләчәгебез өчен үз гомерен аямыйча  һәлак булган героеның истәлеген саклап калалар. Һәрбер шушындый гаиләдә аерым бер язмыш,  сынаулар,  иман, яхшыга өмет, якын кешесен югалту ачысы. 
Галина Абликова төбе белән Мишкә районы Тынбай авылыннан. Күп балалы гади колхозчы гаиләсендә үсә. Тугыз класс белем алгач, Мәскәү өлкәсенә “Бишенче октябрь” эрләү фабрикасына эшкә керә. Шәһәр тормышын үз итми яшь кыз. Ике ел биредә эшләгәннән соң туган ягына кире әйләнеп кайта. Аннары инде һөнәри белем алу өчен Бөре медицина училищесына юнәлә. Мәктәптә гел яхшы билгеләргә укыган кызга уку йортына үтү авырдан булмый. Студент еллары да тиз уза. 1984 елда соңгы курста укыган вакытында Сухояз авылы егете Виталийга кияүгә чыга. Виталий ул вакытта Борайда эшләп йөргән була. Галина апа да уку йортын тәмамлау белән юллама буенча Борай өченче санлы ясле-садикка эшкә кайта. Менә шулай итеп алар Борайда төпләнәләр дә. Балалар бакчасында ике дистә елдан артык эшләгәч, мәшгульлек үзәгендә җыештыручы булып хезмәт юлын дәвам итә һәм биредән хаклы ялга чыга. Галина апа да кул кушырып утыра торган кеше түгел. Хөкүмәт эшеннән тыш ул шәхси хуҗалыгында сату өчен күпләп төрлесеннән кош-корт асрый. Кош-кортның да гадиен түгел, ә кешедә булмаганын, цесарка, бүдәнә кебекләрен. Үзенең уңганлыгы, тырышлыгы да аның балаларына күчә. Ике кызы да, үзе кебек нинди генә эш башласалар да, җиренә җиткереп башкаралар. Ә Эдуардны инде ул аеруча иң уңганы иде ди. 
– Студент вакытында ялга кайткан арада да ихатага иртән чыгып китә иде, бөтен җирне тәртипкә салып бетмичә, хәтта ашарга да керми эшли иде. Улым белән һәрвакыт горурланып яшәдем. Ул акыллы, намуслы, дөреслекне яратты, туры сүзле һәм чын патриот булды. Хәрби хезмәткә бармый калу мөмкинлеге булса да, ул юлны сайламады. Мин армиягә барам дип военкоматтан үзе үк барып алды повестканы. Икенче очракта да өлешләтә мобилизация башлану белән повестка килде. Ул үзенең кирәк-ярак әйберләрен җыеп, икенче көнне үк юлга кузгалды. Шулкадәр патриотлык хисе нык иде аның. Беркайчан да качып калу юлын эзләмәде. Маңгайга ни язылган шуны күрәбез, дия иде. Эдуард өйдә пешкән икмәк һәм бәрәңге пирогы ярата иде. Аларны Казанга алып киткәч мин ике тапкыр аның янына бардым һәм яраткан ризыкларын да алып бардым. Беренче баруымда бары тик сәгать ярым гына очрашып сөйләшә алдык, ә икенчесендә соңгы күрүем булды, нибары ярты сәгатькә генә килеп китте. Эй балам, башкалар әниләре янында көн озыны торалар бит, син нигә шулай азга гына, дигәч: “Әни, минем боерык бар, мин аны үтәргә тиеш. Озак тора алмыйм,” – дип сүзне бик кыска тотты. Шушы очрашудан соң күңелем нидер сизгән сыман булса да, берни дә эшләп булмады. Эдуард командиры белән безгә кул болгап, алгы сызыкка китте,” – дип сөйли әнисе соңгы күрешүләрен.
Украинада махсус хәрби операция башланганнан бирле Эдуард алгы сафларда була. Вафатыннан соң ул Русия Федерациясе Президенты В.Путин Указы белән “Батырлык өчен” һәм республиканың  “Шайморатов” орденнары белән бүләкләнә.
Галина апа бүгенге көндә улы булмаса да, махсус хәрби операциядә катнашучы һәр яугир өчен янып яши. Гуманитар ярдәмнәр җибәреп тора, менә тагын алдагы ярдәмен җибәрергә хәзерләнә. Көчле рухлы ана, батыр, патриотик ул тәрбияли алганына горурланып, аның рухына догалар кылып яши. Улы да әнисе төшенә еш кереп, аның өен ташламавын сорап тора. Галина апа Эдуардны җирләгәннән соң улының өенә ремонт эшләрен төгәлләп, гөлбакча итеп куйды. Эдуардның үстергән бүлмә гөлләре дә аны хәтерләтеп үсеп утыралар. Галина Абликова узган елда “Хатын-кыз – милләт анасы” дигән медальгә ия була. Аның кебек көчле рухлы аналар улларына дөрес тәрбия биргәндә генә безнең илебез ышанычлы кулларда дип әйтергә була.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас