Батырлар дәвере
8 апрель 2025, 10:24

Исән-сау, җиңү белән кайтыгыз, егетләр!

Ике батыр якташыбызны махсус хәрби операция уздыру зонасына озаттык.

Борай районы хакимиятенең социаль челтәрләреннәнБорай районы хакимиятенең социаль челтәрләреннән
Фото:Борай районы хакимиятенең социаль челтәрләреннән

“Алар Ватанны яклау турында катлаулы карар кабул иттеләр. Контрактка кул кую көнендә безнең сугышчыларга өстәмә ярдәм: Борай районыннан 300 мең сум, шулай ук Русия Оборона министрлыгыннан һәм Башкортстан Республикасыннан ике миллион сум акча бирелде. Хәрбиләр тулы экипировкада һәм сугышчан кәеф белән киттеләр. Без бу катлаулы карарны кабул иткән һәркемгә чын күңелдән ярдәм итәбез һәм барлык егетләребезнең исән-сау кайтуын түземсезлек белән көтәбез!”, – дип хәбәр ителә Борай районы хакимиятенең социаль челтәрендә.

Ватанны саклаучылар сафына басарга теләүчеләргә район аша хәрби хезмәткә контракт төзү өчен Борай районы хәрби комиссариатына Борай авылы, М.Гафури ур., 41 адресы яки +7-927-303-13-65, +7(34756)2-15-01 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук махсус хәрби операция зонасында контракт хезмәте, сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар башбат.рф сайтында, телеграмм социаль челтәренең чат-ботларында бар.

Шулай ук потенциаль кандидатны хезмәткә җәлеп иткән волонтерларга 115000 сум күләмендә акча биреләчәк.

Борай районы хакимиятенең социаль челтәрләреннән
Фото:Борай районы хакимиятенең социаль челтәрләреннән
Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас