Менә илебез тагын авыр сынау алдында: Украинада махсус хәрби операция бара. Ир-егетләребезгә тагын үзләрен сынатмаска, сугыш авырлыкларын күрергә, корал тотып алгы сызыкта көрәшергә туры килә.
Безнең Борайдан да махсус хәрби операциядә күп райондашлар катнаша.
Якташларыбызның ватанпәрвәрлеген тагын бер кат исбатлау өчен, узган елның августында Русия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, хәрби операциягә үз теләге белән киткән һәм хәзер беренче тапкыр ялга кайткан “Батя” позывнойлы Илгиз Зәйруллин белән булган кыска әңгәмәбезне тәкъдим итү, мөгаен, артык булмас. Герой исеме аңа әлегә бирелмәсә дә, гәзит битендә урын алырлык лаеклы сугышчы ул. Ә махсус хәрби операциядә катнашучы һәркемне герой дип әйтерлек.
Илгиз Рафаэл улы ялга беренче тапкыр кайтуына карамастан, яңадан китәргә ашыга, хезмәттәшләренә ярдәм кирәген яхшы аңлый. «Кайтып әллә ни зур эшләр башкармасам да, ял итәргә өлгердем. Үзем монда, ә күңелем белән анда мин», – дип әйтүе дә ни тора. Кешенең ничек үз алдына максат куеп, «кайнар ноктага» китәргә кыенсынып тормавы бу. Гадәттә, сугышчыларның күбесе: «Без бармасак, кем барыр?!» – дип тә әйтә.
Контрактчы якташыбыз Илгиз Зур Бадрак авылында туып үсә. Мәктәпне дә шушы авылда тәмамлый. Аннары Бөре шәһәрендә ДОСААФта шофер һөнәрен үзләштерә ул. Армия хезмәте Үзбәкстанның Төркестан хәрби округында үтә Илгизнең. Туган ягына кайтып, колхозда шофер булып эшли башлый. Аннары Нефтекама, Себер якларында эшләвен дәвам итә. Кайда эшләсә дә, хезмәтен җиренә җиткереп башкара ул.
Мулла авылы кызы Земфера Хәмәтсафа кызы белән гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның уллары Артур белән Денис бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашалар. Шундый кыю егетләр үстергән әти-әни ихтирамга һәм хөрмәткә лаек. Ә кызлары Лилия Нефтекама шәһәрендә педагогия көллиятендә тәрбиячегә укып йөри. Шуңа күрә яугирдән: «Ни өчен контракт төзергә булдыгыз? Гаиләгез каршы килмәдеме?» – дип сорамый да булмый.
– Ике улыбыз да яу кырындалар. Артур хәрби офицер булганлыктан, бу аның эше дип кабул итсәк, Денис мобилизация кысаларында чакырылды. Алар анда, мин – өйдә... Ничек түзеп ятмак кирәк?! Илемә куркыныч янаганда читтә кала алмадым. Контракт төзергә күптән уйлап йөргән идем, тик авариягә эләгеп, бу уемны ашыра алмадым. Дәваланып, үткән елның җәендә контракт төзедем. Якыннарым минем сайлауны аңлады, – дип сөйли ул. – Контракт төзүемне әйттем, ә аларга минем карарны кабул итәргә генә калды. Әлбәттә инде, борчылалар һәм көтәләр. Ә мин куелган бурычны үтәячәкмен, артка юл юк!
Яугир Донецк өлкәсендә водитель-санитар булып хезмәт итә, «Әхмәт» бронеавтомобилендә яу кырыннан яраланганнарны госпитальгә чыгыра. Кайчакта беренче медицина ярдәме дә күрсәтергә туры килә аңа. Медицина белеме булмаган ир-атның хәрби вазыйфасы катлаулы, осталыгы көнләп түгел, сәгатьләп арта.
– Хәзер күп нәрсәне үз күзләрегез белән күреп, барысын да йөрәгегез аша үткәреп кайткач, махсус хәрби операциягә киткәнегезгә үкенмисезме? – дигән сорауга аның җавабы кыска: «Юк, үкенмим! Бу сугыш һәм ул безнең эш!» – ди.
Илгиз Зәйруллинны хезмәттәшләре үз итеп «Батя» дип йөртә. Аңа хәзер 59 яшь һәм ул үзенең нинди килешүгә кул куйганын аңлый торган яшьтә. Юл туры һәм тайпылышларсыз.
Әңгәмәбез герое армия хезмәтендә булган, солдат боткасын татып караган кеше. Ә бит кайсы ир-егет – солдат, ә кайсы солдат генерал булырга хыялланмый?! Хәзер шундый хыяллар тормышка аша торган вакыт.
Бер гаиләдән өч яугир махсус хәрби операциядә катнашуы – бу чын каһарманлык. Хәзер иң мөһиме шул: якташларыбыз җиңү белән исән-сау гына әйләнеп кайтсыннар. Ә «Батя» үзе – иле, гаиләсе иминлеге өчен көрәштә.
Фото Илгиз Зәйруллинның шәхси архивыннан.