Батырлар дәвере
18 март 2025, 09:52

Исән йөреп, сау кайтыгыз, егетләр!

Борай районында махсус хәрби операция зонасына кыска вакытлы ялдан соң «Касыйм» позывнойлы хәрби хезмәткәрне озаттылар. Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев үзенең социаль челтәрләрендә сугышчының гуманитар йөк белән алгы сызыкка китүе турында сөйләде.

Исән йөреп, сау кайтыгыз, егетләр!Исән йөреп, сау кайтыгыз, егетләр!
Исән йөреп, сау кайтыгыз, егетләр!

– «Касыйм» – кыю, шат күңелле һәм батыр разведчик, ул үзенең хәрби юлын армиядә сак һәм разведка батальонында хезмәт иткәндә үк башлаган иде. Хәзер ул алгы сызыкта мөһим бурычларны үти һәм аның батырлыгы барыбызны да рухландыра. Күптән түгел якташыбыз «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Бу бүләк аның фронтның иң авыр участокларында күрсәткән батырлыгын ачыклый. Хәрби барлык борайлыларга бергәләп күрсәткән ярдәмнәре өчен олы рәхмәтен белдерде. «Касыйм» тулы сугышчан кәеф белән китте.

Сугышчыларыбызның һәркайсы исән-сау әйләнеп кайтсын! – дип язган Рушан Кадим улы.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда РФ Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйганнарга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 2 млн сум тәшкил итә, шулай ук Борай районыннан 300 мең сум биреләчәк.

Шулай итеп хәзер алар бер тапкыр ике миллион сум алачак, ә аннары ай саен ким дигәндә 210 мең сум хезмәт хакы булачак. Хезмәтнең беренче елында һәр контрактчы ким дигәндә 4 820 000 сум алачак. Исегезгә төшерәбез, барлык контрактчыларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына 40тан артык ташлама каралган.

Ватанны саклаучылар сафына басарга теләүчеләргә район аша хәрби хезмәткә контракт төзү өчен Борай районы хәрби комиссариатына Борай авылы, М.Гафури ур., 41 адресы яки +7-927-303-13-65, +7(34756)2-15-01 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук махсус хәрби операция зонасында контракт хезмәте, сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар башбат.рф сайтында, телеграмм социаль челтәренең чат-ботларында бар.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас