Батырлар дәвере
26 февраль 2025, 04:00

Ничекләр яшисең, герой әнисе?

Көзләр җиткәч җәйләрне сагынып,Кышлар килгәч, көттек язларны...Кулларыма бүген каләм алдым,Белмәсәм дә ниләр язарны.Аерылмаслык якын кешеләрне,Озатабыз чит-ят җирләргә,Күңелләрнең авырсынган чагы,Белмәс чагы, ниләр дияргә...Юатырлык бер сүз таба алмыйбыз,Кирәк чакта якын дусларга,Газапларның әсирләреннән урлап,Алып чыга алмыйбыз юлларга.Күңелләрнең кайгы капкаларынКөчләр җитми кайчак ябаргаҮзәкләрнең өзгәләнгән чагы,Сабырлыкны каян табарга?Язлар килер, инде кемне көтеп,Ниләр көтеп җирдә яшәргә?Күңелләргә тынычлыклар сорап,Кемнәргә соң барып дәшәргә?

Мин бу язмамны бер дә юкка гына шушы шигырь юлы белән башлап җибәрмәдем. Исемен дә “корыч” йөрәкле, яисә Гөлнарага мәдхия дип әйтер идем, чөнки бу юлларны күзләр белән түгел, бәлки йөрәк белән укырга кирәктер.
Мин Гөлнараның авылдашы буларак аның белән бергә үстек дип әйтсәм дә, ялгыш булмас. Чөнки ул авылның – бер, ә мин икенче ягында яши идем. Ул чорларда авылыбыз йөз иллеләгән йорттан тора иде. Сигезьеллык мәктәп, заманына күрә зур сәхнәле клубы да бар иде. Язуым ул хакта түгел, әлбәттә, болары сүз башлау өчен генә. Хәзер инде сүземне икенче якка борып, үткән гасырның 50-60нчы елларын сукалап үтәсем килә...
Минем әнкәй үзенең чордашы, Гөлнараның әнисе Фатыйма апа белән бергә торфыга йөреп бик дус булганнар. Фатыйма апа төбе белән Йомакай авылы кызы. Ә Гөлнараның әтисе Әфтах абый Туймазы районының Шаран авылында туып-үсә һәм үз бәхетен эзләп Свердловск өлкәсенең Невянский шәһәренә юллана. Шушында инде ул үзенең булачак тормыш иптәше Иске Тазлар авылы кызы Сәкинә апаны очрата. Яшьләр арасындагы мәхәббәт гаилә учагына әверелә. Шуннан алар Иске Тазлар авылына кайтып урнашалар, биш балага гомер бүләк итәләр. Кызганычка каршы Сәкинә апа озак та тормый дөнья куя. Ул вакытта кечкенә Әлтәфкә әле ике яшь тә тулмаган була. Берсеннән-берсе бәләкәй биш бала белән тол калган Әфтах абыйга туганнары Йомакай кызы Фатыйманың кулын сорап барырга тәкъдим ясыйлар. Әфтах абый озак уйлап йөргәч, Фатыйма апа минем әнкәйнең иң якын дусты икәнен белеп, киңәш сорап безгә килә. Белмим Фатыйма апаның йөрәген Әфтах абый ничек яулагандыр. Әллә үзенең хромкасын тартып “Зәңгәр күлмәк” җырын җырлапмы, әллә Фатыйма апага аның кечкенә ятим калган биш баласы җәл булганмы. Анысы инде серле хикәя.
Сугышның кан тәме әйтеп торган әче суын эчеп, куркуны һәм авырлыкларга күптән күнеккән Фатыйма апа дөньяга ямь өстәп бер кыз алып кайта, шулай итеп өч ул, ике кыз янына тагын бер кыз өстәлеп куя. Нишлисең бит, язмыш язганнарны минут эчендә укып чыгып та, хәтердә калдырып та, үзгәртеп тә булмый. Шул үзенекен эшли, бәлки, “Сабырлар сыгыла, сынмый ул”, – дигән сүзләр халык телендә генә түгелдер, кем белә? Белмибез шул. Фатыйма апа белән Әфтах абыйның кече кызлары Гөлнара исемле була. Бу кыз мәктәпне тәмамлагач, институтка укырга керә. Укытучы һөнәрен үзләштереп, туган авылыбызга кайтып укыта башлый. Һәм шушы ук авылның уттан да җитез, авыл җанлы, чапкан атка сикереп менә торган, сабан туйларындагы ат чабышларында гел үрнәкле урыннар гына яулый торган, уңган егет белән чәчләрен-чәчкә бәйли. Яшь гаиләне сөендереп уллары туа. Тик озакка түзми шул ул шатлык, көннәрнең бер көнендә, кызу печән өстендә тормыш иптәше фаҗигале рәвештә вафат була.
“Кемгә өеп, кемгә тамчылап”, – дигән бит халык, бер дә юкка түгел күрәсең. Нишлисең, яшәргә кирәк һәм үз балаңны да, эшендәге иллеләгән укучыны дә тәрбияләргә кирәклеген яхшы белә Гөлнара ханым һәм тешен кысып тормыш юлын дәвам итә. Авырлыклар артыннан җиңеллек килер, дип өметләнеп яши. Өмете тормышка аша: күп еллар Сахалин утравында хезмәт итеп кече офицер званиесын алып кайткан, типсә тимер өзәрдәй егет белән тормыш кора. Ике малай үстерәләр, ләкин Гөлнарага бәхеткә караганда кайгылар күбрәк очрый шул. Бер дигән яшәп яткан җиреннән әнисе мәңгелек йортка күчә. Күп тә үтми ниндидер сәбәпләр аркасында төннең замансыз чагында өйләренә ут каба, гаилә башлыгы балаларын ут ялкыныннан коткара, ә үзе һәлак була. Гөлнара тагын балалары белән тол һәм өстәвенә өйсез кала. Шушы вакыйгалардан соң ул өч баласын ияртеп әтисе йортына кайтырга мәҗбүр була. Тик шулай да йортын ташламый, әле дә булса бакчасын карый, җиләк-җимеш үстерә, абзарында мал тота. Инде балалары күптән үсеп үзаллы эшлиләр, олы малайлары үзаллы тормышка аяк баскан. Юк инде, илебезгә килгән кара кайгы тагын Гөлнараның ишеген шакый. Ленар улын мобилизация белән махсус хәрби операциягә алып китәләр. Ленар ике тапкыр кыска ялга кайтып китә, тик өченче тапкыр кайтуы мәңгелек була. Ул илне саклауда, безне яклауда башын сала.
Гөлнараның язмышыннан Николай Островский “Корыч ничек чыныкты” романы искә төшә. Бер ананың кечкенә йөрәгенә күпме ут ява, кайгы уты. Шул кайгылы утлардан соң ул йөрәкләр корычка әйләнмиме? Кем әйтә ала? Мин, юк. Авыр хәл.
Ленарны җирләгән көнне авылыбызның өч урамыннан да машина белән үтеп тә машиналар куярлык та урын юк, матәм митингы барышында күзләреннән чыккан яшьләрен сөртә-сөртә меңләгән кеше, туганнары, дуслары, авылдашлары һәм район җитәкчеләре, хәтта республиканың баш каласы Уфадан килгән вәкилләребез дә яшьләрен тыя алмаганда, ничек түзсен соң ул ана??? Шушы язманы язган арада башыма тагын берничә шигырь юлын исемә төшереп язып үтәсем килә.
Күкне тагын кара болыт басты,
Күңелләргә сагыш тулышты...
Горур басып, “җиңеп кайтырбыз”, – дип,
Ир-егетләр китте сугышка!
Җиңү килер, ышанабыз сезгә,
Атлагыз сез бары тик алга!
Сезгә карап, күпме аналарның,
Йөрәгеннән бүген кан тама?!
Күпме җаннар тагын өзгәләнер икән,
Шушы кара, ыслы төтенгә?...
Сугышларсыз, тыныч кына яшәп,
Булмыйдыр шул инде бу җирдә?

Автор:Илдар Нуртдинов, Иске Тазлар авылы.
Читайте нас